Шәхси ярдәмче хуҗалыклар (личные подсобные хозяйства) - безнең илдә җирне куллануның иң киң таралган һәм иң күп санлы формасы. Бүген россиялеләрнең күпчелеге өчен мондый эшчәнлек төре үз өстәле өчен табигый продуктларның төп чыганагы. Кочкурово районы авылларында яшәүчеләрнең күбесе йорт яны участокларына ия һәм шәхси ярдәмче хуҗалык белән шөгыльләнә. Шундыйларның берсе – Тат.-Умыс - Ымыз авылыннан Марат Али улы Биктимиров.

Марат Али улының өй фермасы бар. Һәр төр хайваннар өчен аерым бина җиһазландырылган. Мәсәлән, кош-корт өчен ул берничә ел элек йөз квадрат метр мәйданлы мини-ферма төзегән. Илле күркә, йөзләгән тавык-бройлер, алтмышлап каз бер җылы бинада күршеләр булып яшиләр. Хуҗа канатлыларын игътибар белән күзәтә – һәрберсен “йөзеннән” таный дияргә була: кошчылык буенча күп кенә махсус әдәбият укый, азык өстәлмәләренең яңалыкларын, кошларны карау һәм дәвалауның дөреслеген күзәтә.
– Айлык күркәләрне “Норов” агрофирмасыннан сатып алам, – дип сөйли Марат Али улы Биктимиров. - Элек чебиләргә башка урыннарда заказ биреп карадым, тик “норовский”дан яхшырак табылмады. Бер күркәдән ун килограммга кадәр ит алырга була. Тавык-бройлерларны Подлесная Тавла авылыннан сатып алдым. шулай ук отышлы ит токымлы кошлар - алар ике-өч айдан соң өлгереп килә. Бу тавыкларның зур һәм массив күкрәге бар, ул яхшы диетик һәм тәмле сыйфатларга ия. Казлар белән дә мәшәкать күп түгел, әмма алар да игътибарны башка төрле җан ияләре кебек ук таләп итә. Көн әйләнәсендә алар янына берничә тапкыр килергә кирәк. Ә алар, рәхмәт йөзеннән, ашата да, җылыта да. Каз ите бик тәмле һәм файдалы.
Марат Али улы Биктимиров кроликлар да үрчетә. Башта клеткаларында 10 башка якын иде, ә хәзер баш санын 10 тапкыр арттырды. Өй шартларында үрчеткән “куян”ннан 6 килограммга кадәр ит алырга була. Ул диетик ит дип санала. Витаминлы һәм минераль состав буенча итнең барлык төрләреннән дә диярлек өстенрәк. Әлбәттә, йорт куяннары игътибарга таләпчән, даими чисталыкка, азыгының терлелегенә нык мохтаҗ. Әгәр рацион дөрес төзелмәгән булса, хайван бик тиз авырый. Әмма эш сөючән хуҗаның андый минуслары булмый.
Хуҗалыкта эдельбаев токымыннан егермегә якын сарык та бар. Алар чыдамлыгы һәм авыр һава шартларында яшәргә сәләте белән аерылып тора; тиз үсә, йөз һәм аннан да күбрәк килограмм тере авырлык җыялар. Кара-чуар сыеры бар, ул югары сөт продуктлылыгы белән аерылып тора. Сөтлебикәсе тәүлеккә унбиш литрдан алып егерме сигез литрга кадәр сөт бирә. Бу бөтен терлек навес астында урамда урнашкан.
Хуҗасының суыткычында һәр вакыт ит түшкәсе, ит деликатеслары, сөт ашамлыклары, йомырка бар. Продукциянең бер өлеше җирле халыкка, шулай ук башка регионнарга сатыла. Сатудан кергән табыш янә эшкә кертелеп барыла.
– Үз тәҗрибәмдә терлек азыгы үстерүнең үзеңә отышлырак булуына инандым, – ди әңгәмәдәшем, - шуңа күрә ел ярым элек үз авылымда унбер гектар колхоз пае сатып алдым; хәзерге вакытта утыз гектар җирем бар инде. Узган елның көзендә җир сөреп, унбер гектарда көзге бодай чәчтем. Салкыннар алдыннан аны ашлама белән тукландырдым. Узган ел коры булды, әмма көтүләрем акланды - утыз дүрт тонна ашлык җыйдым, алар складта саклана. Үз хезмәтемнең нәтиҗәләрен карарга яратам. Быел көзге бодай ике тапкыр диярлек күбрәк - егерме өч гектарда чәчтем. Хәзер уңыш көтәм. Умарта кортларым өчен ун гектар карабодайны чәчү планлаштырам. Урып-җыю өчен “Нива” комбайны сатып алдым, ә калган эшләр өчен авыл хуҗалыгы техникасын әлегә арендага алам.
Умарта кортлары Марат Али улы Бикти- мировның тагын бер мавыгу нәтиҗәсе.
- Мин әле алтынчы сыйныфта ук умарта үрчетү фәнен үзләштерә башладым, - дип дәвам итә ул. - Ә хәзер бал кортларын үрчетү белән шөгыльләнәм. – Миңа барысы да кызык иде: алар ничек һәм кайда яшиләр, ничек нектар җыялар, ә соңыннан аннан тәмле, ә иң мөһиме файдалы бал ясыйлар. Әти-әнием миңа умарта оясы сатып алдылар һәм мин тирә-юньдәге урманнарга йөреп ловушкалар куйдым һәм рой-күч җыйдым. Ундүрт яшемдә инде биш умарта күче бар иде, хәзер алар утыз. Интернетта аралашып яки махсус әдәбият укып, умарта оясында рамнар куелышының төрле ысулларын кулланып карыйм, шуның аркасында бал җыю арта. Үткән ел бер тонна бал алдым. Күпләргә минем продукт ошый, хәтта Дагестанда һәм Кытайда, Орелда һәм Мәскәүдә даими клиентларым да бар.
Әлбәттә, мондый “тынгысыз” хуҗалык- ны бер кулда тоту авыр булыр иде. Марат Алиевичның гаиләсе аның барлык эшләрендә һәм башлангычларында таянычы һәм ярдәмчеләре булып торалар. Башлаган эшегез уңышлы булсын, Марат Алиевич!

 


Н.ХӘЛИЛ