Туган авыл... Йөрәккә иң якын һәм кадерле сүз. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, йортыбыз урнашкан кадерле туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Сокланып туймаслык тугайлар, челтерәп ага торган чишмә буйлары, балыклы күлләре, куе әрәмәләр белән уратылган елга үзәннәре, басулары, шаулап торган урманнары күңелгә рәхәтлек биреп, туган авылга мәхәббәт хисе уята. Бу сүзләрне һәрбер туган ягын яраткан кеше әйтә: Ромодан районыннан Алтар, Темник районныннан Тархан, Дубенкадан – Ломат Ельниктан – Күгеш, Рузаевкадан – Татар Пешләсе, Кочкуроводан – Татар Ымызы, Кадошкинодан – Иса, Ләмберә һәм башка Мордовиядәге авыллар халкы. Кая гына барсак та, туган авылның матурлыгын берни дә алмаштыра алмый. Аның һәр сукмагы күңелгә якын. Һәрберебезнең туган ягы табигатьнең иң матур җирендә урнашкан дип уйлыйбыз. Без чын күңелебез белән туган авылыбызны яратабыз, аның гүзәллегенә сокланабыз, хәтта шулай ук булмаса да.
Яз узып, җәй җитте. Арлы-бирле яуган салкын яңгыры табигать уянган гүзәллекне моңсуландырып алса да, болыннардагы яшеллек, тирә-яктагы урманнар, ак күлгә ошаган калкулыклардагы матур ромашкалар йөрәккә йомшак лык өсти.
Яңгыр туктый, дөнья яшәреп китә. Талгын җил искәндә, болын өстенең дулкынлануыннан күзеңне ала алмый торасың. Нинди генә чәчәкләр юк! Әйтерсең таби- гатьтә булган бар төсне шунда җыйган нар. Искиткеч матур гүзәллек! Иртәнге кояш күтәрелгәндә илаһи нурларын, бөтен яктылыгын авылга сибә. Ә инде кояш батканда, көтүдән, җиленнәрен сөт белән тутырган сөтлебикәләребез капка алдында үлән чүпли... Туган ягым табигате турында никадәр генә язсам да, аның матурлыгын сүзләр белән генә аңлатып бетереп булмый. Кыш көннәрендә аның әрем исе дә сагындырып куя бит хәтта.
Авылның халкы да кешелекле, инсафлы һәм ярдәмчел дип тоела шул вакыт. Әйтеп китәргә кирәк: авылда үз эшен сөйгән хезмәт кешеләре генә яши дип уйларга урын бар. Ә уйлап карасак, чын-чынлап авылсыз яшәү читен. Үлеп бетмәсен иде алар; изге күңелле халкым, бай тарихы белән аерылып торган авылым.

Наилә НАСЫРОВА