Җәйнең беренче көне җылылык, яктылык, мәрхәмәтлелек өстәүче бәйрәм - Балаларны яклау көнен күп җирләрдә зурлап үткәрәләр.
Төп максаты - күңелле һәм бәхетле балачак һәр сабыйда булырга тиешлеген өлкәннәрнең исенә төшерү. Баланың елмаюы һәм шатлык тулы күзләре - ата-ана өчен моннан да мөһим нәрсә юк. Нарасыйларны наз һәм шәфкатьтә тәрбияләү, аларны олы тормыш авырлыкларыннан, җәбер-золымнардан саклау - һәр гаиләнең иң төп, изге бурычы. Мордовиябездә гаиләләргә ярдәм итүне, аналарны һәм балаларны яклауны күздә тоткан программалар гамәлгә ашырыла. Мәсәлән, Россия Президенты йөкләмәсе буенча, Мордовиядә 8 яшьтән 17 яшькәчә 9 683 баланың ата-аналары керемнәре зур булмаган гаиләләр өчен билгеләнгән яңа түләүләрне алганнар. Күчерелгән акчаларның гомуми суммасы 123 млн 124 мең 473,57 сум тәшкил иткән, дип хәбәр иттелә Мордовия буенча Пенсия фонды бүлегендә.
Соңгы елларда балалар саны артуы да сөендерә. Үсеп килүче буын буш вакытын файдалы үткәрсен, үзенең сәләтен ачсын, шөгыль тапсын өчен мөмкинлекләр тудырылган. Шулай да, иң мөһиме, ятимнәрнең булмавы. Балалар безгә ышана, без аларга кирәк, алар бездән башка яши алмый. Балаларыбыз ышанычын югалтмыйк, аларны тагын да бәхетлерәк итәргә омтылыйк. Һәр бала әти-әнисе кочагында үссен, аларга олылар тарафыннан һәрвакыт игътибар, кайгырту һәм мәхәббәт булсын. Барлык балаларга да яхшы ял, ныклы сәламәтлек һәм күңелле тәэсирләр телибез.