Җәйнең беренче көне күңелләргә җылылык, яктылык, мәрхәмәтлелек өстәүче бәйрәм - Балаларны яклау көне буларак истә кала. Аны 1950 елдан башлап Җир шарының һәр почмагында үткәрәләр.
Бу көнне балалар өчен күптөрле чаралар, тамашалар оештырыла. Әлеге бәйрәмнең максаты - беренче чиратта, өлкәннәргә һәр сабыйның балачагы бәхетле булырга тиешлеген искә төшерү, балаларыбыз бу көнне генә түгел, ә ел әйләнәсе кайгыртуга һәм игътибарга лаек икәнлеген ассызыклау. Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк. Балачак ул мәшәкатьсез, күңелле чор гына түгел, ә киләчәк тормышка нигез сала торган вакыт та. Балаларыбызга бәхетле балачак, якты киләчәк насыйп булсын!