Зульфия Камиль кызы Алтаеваны кадошкинолылар, гомумән, Кадошкино районы хакимиятенең муниципаль архивы мөдире буларак беләләр. Әмма Зульфия Камилевна бу вазыйфада һәрвакытта да эшләмәгән. Һөнәре буенча ул педагог, М.Е.Евсевьев исемендәге МГПИның физика-математика факультетын тәмамлаган. Ун елдан артык районындагы Высокое авыл мәктәбендә профильле фәннәрне уңышлы алып барган.
- Укытучы булу минем балачак хыялым иде, - дип искә ала Зульфия Камиль кызы. - Яшь чагындагы хыялымны тормышка ашырыр өчен пединститутка керергә кирәк иде. Мәктәптә төгәл фәннәрне бик ярата идем, шуңа күрә мин математик булырга теләдем. Зульфия мәктәптә яхшы укый; аны көмеш медаль белән тәмамлый. Бер генә имтихан тапшырып, институтка укырга керә. Студент тормышы аны үз эченә тиз чолгап ала; төрле чараларда бик актив катнаша. Һәм 1992 елда яшь укытучы буларак мәктәпкә килгәч тә, Зульфия Камиль кызына студент еллары тәҗрибәсе бик тә кирәк булып чыга.
- Беренче коллектив һәрвакыт истә озакка кала, - дип сүзен дәвам итә ул. - Практикамны Высокое мәктәбендә үткән идем, шуңа коллектив таныш иде һәм бик тиз ияләштем. Авырлык-лар да, ерак авыл юлы да куркытмады мине; сәләтле балалар белән эшләргә теләгем зур булды. Мәктәп таркалганчы физика һәм математика дәресләрен алып бардым. Шулай ун ел педагогик хезмәтемнең үтеп киткәнен сизми дә калдым. Мәктәп таркалгач, 2004 елда архивка эшкә урнаштым. Бу минем яңа эшем күңелемә хуш килде, мине кызыксындырды. Мөгаен, архив эшендә үземне таптым дип әйтергә хакым бар. Һәм башка эшләр эзләргә теләгем дә юк.
Чыннан да, Зульфия Камилевна бу өлкәдә үзен тапкан. Тырыш хезмәте, төрле һөнәри осталык бәйгеләрендә актив катнашуы өчен Рәхмәт һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Шул исәптән 2014 елда алынган Федераль архив хезмәте җитәкчесенең шәхси Рәхмәте дә бу рәтне бизи. Ул 2016 елда «Иң яхшы архивчы» һөнәри осталык конкурсында да җиңә. Һәм менә яңа танылу - 2017 елда муниципаль учреждение «иң яхшы муниципаль архив» номинациясендәге һөнәри конкурста икенче урынны ала. Бу мөдирнең оештыру осталыгына һәм архивтагы эшенә югары бәя дигән сүз. Бүген дә төрле конкурсларда катнашып, яратып эшли.
Зульфия Алтаеваны район мәктәп-ләрендә дә күрергә була. Ул үз эше буенча бөтен кеше белән хезмәттәшлек итә. Хәтта мәктәпләрдә архив дәрес-ләре, Россия, республика, районның тарихи даталары буенча чаралар үткәрә. Җиңү Көненә һәм район Көненә күргәзмәләр оештыра. Бик күп материал тупланган архивта, шул материалларны өйрәнә, халыкка җиткерә. Мәсәлән, Россия архив хезмәтенең 100 еллыгына З.К.Алтаева үз эше, архив эше турында документаль фильм булдырган. Аны күп кенә коллективлар, шул исәптән мәктәпләрдә дә карыйлар. Аны район хакимияте сайтында карарга була. Чыннан да, фильм бай. Ул район тарихын эшләүче кешеләр турында.
Матур яши Зульфия Камиль кызы. Уңышлы хезмәткәр булуы белән бергә, ул - чаңгы ярышында беренче, йөгерү юлында да көндәшләреннән калышмый. Спорт чараларында гына түгел, районда узучы мәдәни-массакүләм чараларда да һәрчак катнаша һәм оештырырга ярдәм итә. Ансамбльдә җырлый. Районы өчен ихластан тырыша. Патриотлык рухы көчле аның. Зульфия Камилевна Латыш авылында яши, район үзәгендә эшли. Татар җанлы кеше ул. Авылы аңа чыннан да кыйммәт. Анда - туган йорты да, сөекле әнисе дә. Тагы ул аш-суга оста, менә дигән кулинар һәм хуҗабикә дә -  бәлешләрне, пәрәмәчләрне яратып пешерә. Улы җиденче сыйныф укучысы, искиткеч, бик кызыклы малай. Әнисе кебек үк бик яхшы спортчы!
Йомгаклап болай әйтәсе килә: уңган кеше төрле яктан уңган  - эшен дә, тормышны да яратып яши белә.

Н.Хәлил