Бу районның Красномайский авылында яшәүчеләрнең әлеге искиткеч кошны күпкә күбрәк күрү мөмкинлеге бар икән, чөнки тавис-павлин һәм аның ике дусты - Иван Степанович Жидкинның ишегалдында яши.
Павлин хуҗасын матур койрыгын җәеп яңгыр якынаюын хәбәр итә һәм көтелмәгән тавыш белән таныш булмаган кешенең килүенә реакция ясап куркыныч турында кисәтә ала. Әмма аның тавышы безнең әтәчләрнең белән чыгыштырып булмый; әтәчләребез җырына конкурент түгел. Бу могҗизалы кошлар тавышын койрыгына баскан мәчеләр тавышы белән чагыштыралар. - Павлин аерым карауны таләп итми, - ди Иван Степанович Жидкин. - Кышны әйбәт кичерәләр, иң мөһиме - туклану балансланган булсын. Экзотик кошлар ризыкта бик таләпчән түгел - ашлык һәм комбикорм белән туклана, витаминнарны бакчаны утаганнан соң калган үләннәрдән алалар.
Павлиннар гадәти сарайчикта яши, йө- рергә вольерга чыга. Хуҗасы алар өчен барлык климат шартларын да тудыра, кирәк икән, хәтта җылыткычлар да куя - кош барыбер җылы ярата. Ә менә чит кешеләргә түзми, хәтта чеметеп тә ала.
Павлиннарның матурлыгы турында язу түгел, күреп белергә кирәк - чын салават күпере! Иван Степанович әйтүенчә, елдан-ел кош арта бара - могҗиза. Тик шунысы кызыклы: август азагына ук ул матур койрыгы белән аерылыша: июльнең икенче яртысында никах вакыты тәмамлана һәм искиткеч койрык үз актуальлеген югалта. Яңа койрык аның кышын үсәчәк, ә май аенда ата тавис янә дусларына онытылмас тәэсир ясый.
Иван Степановичның ишегалды зур, урыны һәркемгә дә җитә. Экзотик кошлар белән бергә биредә экзотик токым тавыклары бар: шабо, китайская шелковая, колумбийская брама, павловская серебристая, карликовый кучерявый кохинхин, адлерская. Ә хуҗа күгәрченнәрне дә ярата. Аның нинди генә токымнары юк: почтовые, иранские головатые, бакинские, славянские, артемоны, рябые, павлины, крестовые монахи, северокавказские. Барысы да бергә тату яшиләр.
- Хобби буларак асраган кошларны яраттым, – ди И.С.Жидкин. - Минем мавыгуым мәшәкатьле булса да, күп игътибарны һәм хезмәтне таләп итсә дә, канатлыларым арасында мин көндәлек ыгы-зыгыдан ял итәм. Алар арасында булам да үземне яхшырак, тынычрак хис итәм.


Н.ХӘЛИЛ