Ләмберә районы үзенең кешеләре белән бай. Шулай, киләчәк бу- ын вәкилләре дә үзләрен яхшы яклар- дан күрсәтә. - Бу безнең, гомере буена Ләмберә поликлиникасында тырышып доктор булып хезмәт иткән әбиебез Евгения Афанасьевна белән, горурлыгыбыз! - ди Альберт Алимбек улы Еналеев, Ләмберә районында яхшы эшләре белән таныш кеше, оныгы Артурның фотосурәтләрен кат-кат яратып карый. Суворов училищесының яшь курсанты үз хәрби формасында бик тә күркәм күренә һәм ничектер өлкәннәрчә җитди, кичәге мәшәкатьсез балачагы капка артында калган кебек. Чыннан да, ул, дүртенче сыйныфтан соң, тормышта менә шундый гади булмаган юл сайлап, бик иртә үсеп китте. Бу хакта аның беренче сүзләре дә сөйли: - Мин әле бала булганда, - дип сөйләгән Артур “Призыв” газетасы хә- бәрчесенә, әнием миңа һава-десант гаскәрләренең Ульяновск шәһәрендәге Суворов училищесы турында видеоролик күрсәтте. Миндә бик зур тәэсир калдырды һәм анда укырга керергә теләк туды. Бәхеткә, минем хыялым 2018 елда тормышка ашты. Бу хакта бер дә үкенмим, гәрчә анда уку бик җиңел булмаса да. Без мәктәп программасын һәм махсус предметларны узабыз, мәсәлән, хәрби әзерлек нигезләрен. Бәяләрне дә мәктәптә кебек куялар. Өстәвенә, катгый дисциплина, көнебез минутлар буенча язылган. Һәм иң җитди таләпләр физик әзерлеккә куела. Шәһәргә бары остазым белән генә чыгам. Тик миңа җиңелрәк, училищеда да вокал төркемендә шө- гыльләнәм бит, шуңа күрә күп вакытны шәһәрдә үткәрәм. Ә парашют белән унынчы сыйныфта гына сикерәчәкбез! Әлегә иртә.
Шуңа суворовчы уллары, яраткан оныклары өчен горурлыклары әти-әнисенең дә, ирле-хатынлы Еналеевларның да аңлашыла. Әлбәттә, яшь курсантка җиңел түгел, хәрби муштра бар, әмма ул зарланмый, шулай булырга тиеш тә дип уйлый.
Калашников автоматы җилкәсеннән җиргә кадәр диярлек төшкән суворовчы малайлар - кечкенә, әмма бик җитди солдат. Менә ул армиябезнең киләчәге, андыйлар бирешмәс, чигенмәс; Ватанның нык сакчылары!

 

 


Наилә НАСЫРОВА әзерләде