Россия журналистлары Союзы әгъзасы В.И.Ермишев Атюрьево районы мониторинг, анализ һәм прогноз бүлеге баш белгече Асия Шамиль кызы Бушара белән Россиядә, шул исәптән Мордовиянең Атюрьево районында халык исәбен алу ни рәвешле алып барылуы турында сөйләде.

- Асия Шамиль кызы, халык исәбен алу нәрсәгә кирәк?
- Халык санын алу, беренчедән, бу илдә булган халык исәбенең төгәл саны, аның составы турында, икенчедән, бу кешеләрнең тормыш шартлары, саны һәм составы үзгәрүне бәяләргә мөмкинлек бирә. Әлеге бәяләү бөтен халыкка, шул исәптәп халыкның санын алу үткән вакыт эчендәге үзгәрешләрне күзалларга ярдәм итә. Өченчедән, мондый үзгәрешләр динамикасы турындагы мәгълүмәт якындагы елларга халык саны үсеше перспективалары һәм социаль-икътисадый хәлгә төп билгеләмәләр өчен нигез булып хезмәт итә.
Кеше санын алу ул - Россиянең елъязмасы, тарихы. Аның нәтиҗәләре безгә генә түгел, ә бездән соң яшәүчеләргә дә адресланган. Сан алу – гомуммилли туп- лануга, социаль киеренкелекне киметүгә ярдәм итүче акция. Аны үткәрү һәм нәтиҗәләре белән бар кеше кызыксына. Чөнки ул – бөтен илнең сәяси тормышында катнашуның бердәнбер реформасы.
- Халык санын исәпкә алу ничегрәк үтәр?
- Халык санын исәпкә алу соңгы тапкыр 2010 елның 14-25 октябрендә узган иде. Ул вакытта Россиядә яшәүче 142,9 миллионлап кеше исәпкә алынды.
Исәпкә алу нәтиҗәләре буенча тулаем Россиядә, төбәкләрдә һәм муниципаль берәмлекләрдә халыкның саны, милли һәм тел составы, белем дәрәҗәсе, социаль-икътисадый характеристикалары турында рәсми статистика мәгълүматлары алыначак.
2021нче елның октябрь аенда булачак халык санын алу цифрлы технологияләр кулланып узачак. Алда торган җанисәпнең төп яңалыгы - Россия халкы тарафыннан дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында (Gosuslugi.ru) электрон исәпкә алу мөмкинлеге тудырылган. Торак биналарны карап чыкканда исәпкә алучылар махсус программа белән тәэмин ителгән планшетлардан файдаланачак. Шулай ук исәпкә алу участокларында, шул исәптән дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре биналарында да исәпкә алырга мөмкин булачак.
Бөтенроссия халык санын алуны Росстат - Дәүләт статистикасы федераль хезмәте оештыра һәм координацияли. Халык санын алучыларга махсус портфель, планшет, таныклык бирелә. Алар шулай ук махсус символикалы шарф, утны кире кайтаргыч элементлы жилет белән тәэмин ителәләр.
Киңәшмә кысаларында «Россия Студентлар отрядлары» бөтенроссия яшьләр иҗтимагый оешмасының региональ бүлекчәсе әгъзаларын студентлар - исәпкә алучылар сыйфатында әлеге әһәмиятле вакыйганы оештыруга җәлеп итү буенча хезмәттәшлек итү шартлары һәм мәсьәләләре каралды.
- Әйтегезче, нинди мәгълумат җыела?
- Исәпкә алучыларга гаиләләр составы, аларның яшәү шартлары, без аралаша торган тел, гражданнарның мәшгульлеге, аларның белемнәре турындагы мәгълүматларны туп-лау бурычы йөкләнгән. Бу мәгълүматлар дәүләт өчен бик мөһим – алар безнең җәмгыятьнең киләчәк үсеше өчен нигез булачак.
Россиядә елдан артык яшәүчеләр 33 сорауга җа- вап бирәчәк. Әлеге сораулар ике блоктан тора. Бер блокта – кешенең үзе һәм йорт хуҗалыгы турында, икенчесендә – торак шартларына кагылышлы мәгълүмат.
- Асия Шамиль кызы, җанисәпнең төп кагыйдәләре турында да әйтсәгез иде?
- Сан алуның төп кагыйдәләре: регуляр рәвештә уздырылуы. Мәгълүматларның сер итеп саклануы. Җанисәптә һәркемнең катнаша алуы (балалар өчен әти-әниләре җавап бирә). Сорауларга ничек җавап бирергә икәнлекне кеше үзе хәл итү. Мәгълүматның билгеле моментка карата җыелуы.

 

Мөселманнар өчен халык санын исәпкә алу - игелекле эш


Мордовиянең Атюрьево районында ике конфессия бергә дус яши – мөселманнар белән христиан динендәгеләр. Мөселманнар бу акциягә ничек каравы турында В.И.Ермишев Татарлар Велязьмасы авылы мулласы Исмаил хәзрәт Сюняевка мөрәҗәгать иткән. Аның җавабы түбәндә.
Җанисәп, мөселман постулатларына бернинди каршылык күрсәтми, ә киресенчә мөселман һәм хөкүмәт өчен үткәрелә. Безнең кадерле Мөхәммәд пәйгамбәргә (салләллаһу галәйһи вәсәлләм), болай дигән: Ватанга мәхәббәт – ул синең исламга ышануның бер өлеше. Җанисәптә катнашу, ул һәрбер мөселманның илахи бурычы һәм гамәле, ягъни биш вакыт намазны үтәгән күк. Шул рәвешле җәмгыять бүгенге үз халәтен күрә, аны кичәгесе белән чагыштыра, иртәгәгә юлын хәстәрли. Хәтта паспортта югалган миллилек графасын да шул җанисәп аркылы беләбез.
Россиядә җанисәп никадәрле кеше ислам динен тота икәнен дә билгели. Теге яки бу этник группаларның яшәешен дә төгәлли. Әйтик, бүген Россиядә 11 миллион этник мөселман бар: татар, башкорт, Төньяк Кавказ халкы... Ә билгеле чыганакларда 15 млн. ислам динле этник группа бар, диләр. Ислам динле халыкның санын исәпкә алу, гади иттереп әйткәндә, ничә мулла, ничә мәчет, ничә дини йорт кирәклеген генә белү өчен дә кирәк. Шул рәвешле, халык санын алу күрсәткече зур көчкә ия: ул төзи дә, җимерә дә ала.
Россиядә бүген 100дән артык халык, милли төркем христиан һәм мөселман цивилизациясе чигендә яши. Бу мөһим: бар милләтне күз алдында, исәптә тотарга кирәк.
Сан алу – гомуммилли туплануга, социаль киеренкелекне киметүгә ярдәм итүче акция. Аны үткәрү һәм нәтиҗәләре белән бар кеше кызыксына. Чөнки ул – бөтен илнең сәяси тормышында катнашуның бердәнбер реформасы.
Мин халкыбызны татар дип, зур олы халык дип күрәм һәм үзенең татар милләтле булуы белән горурланып җанисәп соравына җавап кайтарыр дип өметләнәм.

Наилә НАСЫРОВА әзерләде