2022 елның 3 июненнән 7 июненә кадәр Казан шәһәрендә туган (рус булмаган) телле мәктәп укучылары өчен рус теле буенча Халыкара олимпиадасы  узган. Мордовия Республикасыннан олимпиадада катнашучылар арасында Кадошкино районы Большие Поляны төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Курмаев Владимир үзенең остазы, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Шамильевна Абаева белән менә нинди тәэсирләр белән уртаклашалар:
«Беренче көн безне Ка-занның матур районында урнашкан Универсиада Авылына урнаштырдылар. Ярышлар да биредә үтте. Искиткеч урын. Башта беренче - язма тур үтте. Катнашучыларга 8 лингвистик сорауга җавап бирергә һәм ике иҗади эш язарга кирәк иде. Көннең икенче яртысында шәһәрнең истәлекле урыннары буйлап кызыклы экскурсия булды.
Икенче көннең беренче яртысында телдән тур булды. Көннең икенче яртысында без Кәрим Тинчурин әсәре буенча куелган спектакльне театрда карадык.
Өченче көн - йомгаклау көне. Көннең беренче яртысы - Зөя утрау-музеенда (ЮНЕСКО объекты) булдык. Көннең икенче яртысында олимпиаданы тантаналы ябу һәм йомгак ясау үтте. Ярыш бик каты булды: 8 сыйныфлылыр гына да 100 укучы көч сынады! Әмма без булдырабыз: Курмаев Владимир 97 балл җыйды! Владимир - призер!
8 июньдә без яраткан Мордовия-безгә әйләнеп кайттык. Үзебез белән уңышлар һәм матур хатирәләрне алып килдек».