Җиде буынга кадәр нәселебезне бик яхшы белергә кирәк, чөнки нәселебездә булган тәрбияле, тырыш, белемле, иманлы шәхесләр безгә үрнәк, горурлык булып тора. Ә без, үзебезнең балаларыбызга,  онык-ларыбызга нәсел агачын тапшырырга тырышырбыз. Кызганычка каршы, мин 7 буынымны белмим, бүгенге көндә 5 буын әби-бабам турында сөйли алам, алтынчы буынның да кайберләрен таптык. Мин, Муртазина Самира Ринат кызы, Ләмберә районы Татар Тавла мәктәбенең 8 нче сыйныфын тәмамладым. Һәрбер кешенең үз язмышы, тарихы булгандай, нәсел шәҗәрәбезнең дә үз тарихы бар: сү-земне Муртазиннар тармагыннан башлыйм. Әтиемнең бабасы - Сәяф бабам, 1921 елда Мордовиянең Ләм- берә районы Татар Тавла авылында туа. Дүрт ел авыл мәктәбенә йөри. Аннары, әтисенә ярдәм итү теләге белән, көтү көтә башлый. Егерме яшендә Зәкия әбием белән таныша һәм 1941 елның 12 июнендә өйләнешәләр. Сугыш башлангач, бабам, Зәкия әбиемне үзенең туганнары янында калдырып, сугышка китә. 1945 елның мартында әбием “Без вести пропавший” дигән хәбәр ала.  Дөресендә, бабай бик нык яраланып, Полтава шәһәрендә госпитальдә 4 ай ята. Сугыш беткәч, Сәяф бабайның туганнары Донбаска күчеп яши башлыйлар. Бабаем сугыштан 1945 ел- ның июлендә генә кайта. Әбиемне дә Украинага алып китә. Монда алар гомере буе Торез шәһәрендә яшиләр; 6 бала үстерәләр. Сәяф бабам шахтада эшли. Зәкия әби сыер, сарыклар асрый. Сәяф бабам 1987 елда үлә, Торез шәһәренең зиратына җирләнә. Сугышта катнашкан өчен бабаем медальләр һәм орденнар белән бү-ләкләнә.
Әтиемнең әтисе - Камиль бабам, яшьүсмер вакытында ул Мордовиягә туганнарына кунакка кайтып йөри була. Шунда ул минем дәү әнием Рауза белән таныша. Кыз егетнең күңеленә кереп, мәңгегә урнаша. Бабам армиягә китә. Хатлар язышып торалар, ә шул арада дәү әниемне әти-әнисе кияүгә бирергә маташа башлыйлар. “18 дән артык киткәч кияүдә булмасаң, авылда оят!”- ди авыл халкы. Дәү әнием ризалык би-рә. Сүз салу йолалары уза. Иртәгә никах буласы көнне, әнисе белән бабам Татар Тавла авылына самолетта очып төшәләр. “Минем белән китәсеңме?”- ди ул кызга. Дәү әнием дә озак уйла мый: “Китәм”- ди. Өстендәге ни бары белән генә кызны урлап алып китә - ләр. Килгәч ук мулла чакырып, никах укыталар. Алар Торез шәһәрендә яшәп калалар. Ике бала үстерәләр.  Камиль бабам, әтисе кебек ук, 30 ел буе шахтер булып эшли. 2000 нче елда шахталар ябыла башлый һәм бабам, гаиләсе белән Мордовиягә күчеп киләләр. Авыл очында өй төзиләр, бүгенге көндә дә исән-сау матур гомер итәләр. Алар ике малай, минем әтием – Ринатны һәм Русланны тәрбияләп үстерәләр. Руслан абый, Торезда урта мәктәпне тәмамлап, Саранск шәһәренең медицина университетына укырга керә. Уңышлы укып бетерә һәм бүген ул, гаиләсе белән, Мәскәүдә яши.
Камиль бабамның апалары бүген-ге көндә Россиянең һәм Украинаның төрле төбәкләрендә яшиләр. Бер апасы - Донецк шәһәрендә, сеңлесе Киев шәһәрендә яши.
Әтием Ринат Украинада Торез шә-һәрендә туып үсә, анда мәктәпкә йөри, Харьков ветеринария институтында укый һәм әниләре белән Мордовиягә килә. Ләмберә районында ветврач булып эшли. Әнием белән алар 2003 елда өйләнешкәннәр. Ике балалары: апам Карина һәм мин.
Кәримовлар тармагына туктыйм. Дәу әбиемнең бабасы Арифулла 1889 елда Татар Тавла авылында туа. Заманына карата урта хәлле булалар: 2 сыерлары, атлары, сарыклары булган. Бабай авыл хуҗалыгында гомере буе эшләгән. Хатыны белән алты бала үстерәләр. Хөсәен бабам 5 нче бала булган. Аңа 3 яшь тулгач, әтисе авырып үлеп китә. Арифулла бабамның 7 кичәсендә әбием дә үлеп китә. Балалар шыр ятим булып калалар. Иң кечкенә сеңелләренә 1 яшь кенә була.  Бер яшь 6 ай тулгач, ул да каты авырып үлә. Ул вакытта иң олы абыйлары Хөсәенгә 15 яшь тула. Дүрт бала һәм хуҗалык эшләре аның өстенә төшә. Җиңелрәк булсын өчен, аны 14 яшьлек ярлы бер кызга өйләндерәләр. Зур өйдә кечкенә хуҗабикә барлыкка килә. Хөсәен бабам кечкенәдән ук эш эшләп үсәргә мәҗбур була; төнне урман буенда атлар көтә, ә көндез - сыерлар. 7-8 яшьләрдә ул поезд башларында Горький шәһәренә тәмәке сатырга йөри.
Хөсәен бабам Бөек Ватан сугышы башлангач, фронтка китә. Польшаны азат итүдә катнаша. 1944 нче елның ноябрендә, бик каты бәрелеш вакытында, үлем кырында яраланып аңсыз ятып кала. Аңга Варшава госпиталендә генә килә. Дәү әниемнең сөйләве буенча, бабамның аркасында аршин-аршин яра эзләре була. 9 май бәйрәмендә бабам көн буе өйдән чыкмыйча, елап балаларына сугыш кырларында күргәннәрен сөйләп утыра торган булган. Сугыштагы батырлыклары өчен бабама Кызыл Йолдыз ордены, “Сугышта батырлыклар күрсәткән өчен”, “Варшаваны азат иткән өчен” һәм  юбилей медальләре бирелә. Сугышка Кәримовлар 5 бертуган китә, бабам гына исән кайта. Абыйсының хатыны бала белән кала.  “Үзем дә ятим үстем, бала ятим булмасын” – дип, бабам Хәлимә әбиемә өйләнә. Аларның тагын 3 балалары туа: Юнир, Рауза һәм Малик. Бабам калган гомере буе урманчы булып эшли. Хәлимә әби колхозда сыер савучы була. Бабам 1991 елны үлә, ә әбием мине дә күреп өлгерә. Ул 2008 нче елның сентябрендә үлә.
Сайфетдиновлар тармагы. Рәсимә әбиемнең бабасы, Сайфетдинов Садыйк, заманында урта хәлле крестьян булган. Булдыклы кеше, балта остасы.  Ике сыеры, аты һәм үз милчәсе булган.  Революция хәрәкәте аны да чикләп үтмәгән. Атын һәм сыерларын алырга килгәндә, бабам өйдә булмый. Хатыны бу хәлләргә каршы килә. Аны өй алдында ук атып үтерәләр. Бабай бу хәлләргә түзә алмый, аты белән сыерларны чыгарып куа, милчәне яндыра, үзе 2 баласы белән авылдан чыгып китә. Казахстан якларына барып урнаша. Анда әбием Арифә белән таныша. Алар 1918 елда өйләнәләр. 1919 елда әбиемнең әтисе Таһир бабам туа. 1925 елларда яңадан авылга кайталар. Аларның уртак 5 балалары була. Тормышының калган өлешен бабам Аллахка хезмәт итүгә багышлый. Намазга баса, җәяү Хаҗга барып кайта.
Таһир бабам турында мәгълүмат-лар бик аз. Башта 4 сыйныф мәктәптә укый. Аннары абыйсы белән урман саклый, соңрак колхозда тракторда эшли. Әбием Асия белән өйләнешәләр генә - сугыш башлана; беренче көннәрендә үк фронтка китә. Ике елдан соң авыр яраланып 3 ай госпительдә ята, аннары өйгә кайта. Бер күзе булмый, кулы эшләми һәм аягы да аксый.  Асия әбием колхозда эшли була. Аларның 2 баласы туа. Рәсимә әбиемә 1 яшь тулгач, Таһир бабай үлеп китә. Асия әбием ике бала белән тыл кала. Әбиемә бик авыр туры килә. Колхозда эшләгәндә уңайсыз егыла һәм бил сөяген сындыра. 9 яшьлек абыйсы белән 6 яшьлек Рәсимә әбием сыер да сауганнар, урманга утынга да барганнар, печән дә җыйганнар. Фәкерниса әбием булышкан. Әниемнең әнисе - Рәсимә әбием, безнең гаиләдә иң олы һәм хөрмәтле кеше. Ул 1948 елда Татар Тавла  авылында туа. Әйткәнемчә, бик иртә әтисез кала, әнисе авыру була. 16 яшендә тезүче булып эшкә чыга. Авыр эштә армый - талмый хезмәт итә. Аның әбисе - Фәкерниса әби, оныгының укымышлы булуын тели, ләкин тормыш Рәсимә әбиемә мондый мөмкинчелекләр бирми. Әби-емнең 4 баласы туган. 3 малайдан соң төпчек кыз - минем әнием Альфия. Үзенең хыялларын әбием минем әниемдә һәм бездә ашыра. Аның өчен уку – тормышта иң кирәкле нәрсә. Еш кына кабатлый “Мин укый алмадым – сез укыгыз!” Әниемне укытучыга укыта, безне киләчәктә врач итеп күрә. Әнием Альфия Татар Тавла төп гомуми белем бирү мәктәбен-дә 21 ел укытучы булып эшли. Әни-емне хезмәткәрләр дә, укучылар да бик ярата һәм хөрмәт итә. Апам Карина 2003 елда туган. Мәктәпне кызыл аттестат белән тәмамлаган. Музыка мәктәбен дә казыл дипломга бетерде. Медицина көллиятендә “Фармация” бүлегендә укый, киләсе елга тәмамлый. Мин дә, апам кебек, медицина көллиятенә укырга керергә уйлыйм, аннары университетны тәмам-ларга тырышырмын. Киләчәктә балалар врачы булырга хыялланам.