Мордовиядә соңгы ике елда эшмәкәрлек өлкәсендә хәл шактый яхшырды. Бизнес-берләшмә белән эш, даими очрашулар, Мордовия җитәкчелегенең эшмәкәрлек белән шәхси хезмәттәшлеге һәм проблемаларны оператив хәл итү нәтиҗәсендә тискәре тренд бозыла һәм тотрыклы үсеш башлана. 2022 елда эшмәкәрләр саны 20 меңнән артып китте, үзмәшгуль гражданнар саны да артты. Республиканың кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләрендә барлыгы 100 меңгә якын кеше эшли.
Мондый уңай нәтиҗәләр Россия эшкуарлыгы көненә багышланган «Үз эшендә иң яхшылар» бизнес-форумы кысаларында яңгырады. Анда Мордовия Главасы Артём Здунов катнашты; ул республика бизнесын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. «Есть такая работа - развивать свой бизнес, преображать нашу Родину - Россию, Мордовию. Есть такая профессия - давать людям возможность развиваться, давать рабочие места, отвечать за них, - приветствовал собравшихся руководитель республики. - Отрадно, что мы смогли переломить тренд снижения – в прошлом году у нас был Год предпринимательства, сейчас идет рост и по регистрации бизнеса, и по среднесписочной численности работающих. Это говорит о том, что мы - государство, предприниматели, органы надзора - нашли общий язык».
Артём Здунов бизнес-берләшмә белән даими турыдан-туры арала-шуның мөһимлеген билгеләп үтте. Ул шулай ук төбәк эшкуарларына үз зонасында булган якташларына ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
«Сораулар бик күп, ихтыяҗлар күп, һәрвакыт шулай була. Ләкин безнең республикада булган консолидация хөрмәткә лаек. Өстәвенә, беркемнән дә сорарга кирәкми - безнең өчен мөһим, бу сезнең йөрәкләрегездә, коллективларыгызның йөрәкләрендә бәяләмә таба. Хезмәтегез өчен, кыс-ка гына вакыт эчендә эшегезнең күп юнәлешләрен үзгәртә алганыгыз өчен, өлешчә аларны хәрби икътисад рельс-ларына күчергәнегез өчен рәхмәт. Без хәзер барыбыз да бер зур көймәдә,- дип ассызыклады республикабыз Главасы. - Региональ Хөкүмәтнең бурычы - эшкуарларыбызның сату базарларын киңәйтү - моны маркетплейслар, күргәзмәләр, контрактлар төзүдә ярдәм итү, турыдан-туры эре корпорацияләр белән эшләү аша эшләргә мөмкин. Бизнес монда берүзе калырга тиеш түгел».
Көн дәвамында «Кече һәм урта эшкуарлык» милли проекты кысаларында уздырыла торган «Үз эшендә иң яхшылар» бизнес-форумында, РМ Икътисад министрлыгы һәм «Минем бизнес» үзәге ярдәме белән, дүрт секция һәм 12 тармак мәйданчыгы, форумда катнашучылар күргәзмәсе эшләгән, эшлекле очрашулар, дискуссияләр һәм мастер-класслар узган. Форумда катнашучылар алдында Россия төбәкләреннән иң яхшы экспертлары чыгыш ясаган.
Форумда шулай ук «Мордовия Рес-публикасы эшкуары» республика конкурсына йомгак ясалган. Мордовия Главасы Артём Здунов җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләгән.
2022 елда Мордовия Респуб-ликасының иң яхшы эшкуары дип «Спрутс» компаниясе җитәкчесе Александр Ширяев танылды. Җәмәгать туклануы өлкәсендә иң яхшысы дип шәхси эшмәкәр Эльдар Рауф улы Долотказинның «Tom Soy» дигән изакая-бары танылды.
Эльдар Рауф улы Долотказин 2019 елдан бирле бизнес өлкәсендә эшли. Ул, бизнестагы һәр җитәкче төсле, уңышлар һәм уңышсызлыклар кичергән. Беренче гомуми туклану ноктасын 2019 нчы елда, пандемиягә берничә ай калганда ача. Шул вакыт тормышыбыз нигездән үзгәрә. Кыска вакыт эчендә сис-теманы тулысынча үзгәртергә, кафе эшен башка юнәлешкә борып куярга туры килә аңа; иң мөһиме - бизнеска «батып китәргә» ирек бирмәскә.
Һәр эшкуар уңышлы бизнес өчен үз ачкычын эзли. Һәм кайвакыт, җиңү өчен, күп авырлыкларны кичерергә туры килә. Эшмәкәр Эльдар Рауф улының яшь эшмәкәрләргә киңәше: «Мин бирәчәк төп киңәш - хаталардан курыкмаска, чөнки теләсә нинди хата артында киләчәктә кулланыла торган һәм файдага юнәлткән тәҗрибә яшеренгән». Шуңа да үткән ел җитәкче һәм аның командасы уңышларын билгеләп үткән иделәр инде. Изакая- бар «Ел ачышы» премиясен алды. Тырышлык нәтиҗәсен «Минем бизнес» үзәге хезмәткәрләре дә бәяләде, ә быел – җиңүчеләр.
Бизнесмен Рауф улы Эльдар балачакта пешекче булып эшләргә теләгәнен таный. Бәлки нәкъ менә шушы хыял аны беренче ресторан ачуга китергәндер. Әмма, шулай да, уңыш - учреждение идеясендә яшеренгән. Хәзер эшмәкәр һәм аның командасы бер урында торырга уйламый - алга атлый. Республиканың якын шәһәрләрендә тагын берничә нокта ачу планлаштырыла.

Наилә НАСЫРОВА