Китап  яманлыктан яхшылыкны аерырга өйрәтә. Телсезләргә телләр бирә, көйсезләрне көйләтә. Вөҗдан, намус, акыл биргән китап. Китапханә киштәсе саекмасын, аксын белем чишмәсе!
Белгәнебезчә, 27 майда китапха-нәчеләр көне. Быел аны зурлап тантаналы рәвештә Хөкүмәтнең Русс драма театры бинасында үтә. Бик матур олы артистларның концерты белгечләрнең күңеленә хуш килә. Кызыклы республикабыз китапханәчеләрнең ачык  Форумы А.С.Пушкин исемендәге  Милли китапханәдә үтә. Чара кысаларында үткәрелгән түгәрәк өстәлдә Кадошкино районы Латышовка авылы китапханәсе җитәкчесе Н.М. Байчурина  коллегалары белән милли китап белән эшләү буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаша. Татар язучыларының китапларын бу авылда бүген дә бик теләп укыйлар. Нәкъ китапханәче матбугат өлкәсендәге яңалыкларны укучыга җиткерә дә, татар матур әдәбият үрнәкләрен халыкка җиткерә. Надия Мансур кызының бу өлкәдә тәҗрибәсе зур, коллегалары аның киңәшләрен кызыксындырган. Шуңа Латышовка авылы китапханәсе базасында район чарасы үткәрергә булганнар. Кадошкино районы китапханәчеләрен профессиональ бәйрәмнәре белән котларга «Бердәм Россия бүлеге» җитәк-чесе Г.К.Хансвярова килгән. Галия Камил кызы, башка партия активистлары белән бергә, алдынгы китапханәче Н.М. Байчуринага да бүләген тапшырды. Хөрмәтле кунаклар арасында актив китап укучылары да бәйрәм белән котларга килгәннәр. Е.Ю.Кузнецова кырык биш ел бу китапханәгә йөри. Ул мәктәпкәчә яшьтән ук китап ярата, бүген дә Елена Юрьевна яраткан дусты - китап белән аерылмый. Китапханәнең шундый дуслары байтак. Тик яшьләрне, интернет заманында, ничек тә китап – белем чишмәсе белән дус булу алымнарының уңышлыларын кулланып эш итәргә кирәктер. Чөнки китапханәче профессиясе китап яратучыларны берләштерә дә.