Ләмберә халкының уңганлыгы турында газетабыз битләрендә сөйләп киләбез. Матур-матур йортлары, яшәү-челәр ярдәме белән төзекләндерелгән юллары, ял урыннары, елга-күл буйлары... Бүген сүзебез юллар турында.
- Хәрәкәт бер-беребезгә капма-каршы булырга тиеш, - ди Рашид Ярбек улы Янгибаев (фотода үткән ел ремонтлаган Гражданнар урамы юлында), - кече хуҗалыклар кирәкле җиһазлар сатып ала, ә җирле бюджет юл полотносын төзекләү буенча алар белән гарантияле килешү төзи. Шулай булган юлларыбызны сакларбыз да. Бүген күптөрле технологияләр заманы. Зур акчалар әрәм итмичә генә юлларны менә дигәнчә төзекләндереп була, икән. Полимер типтагы салкын асфальт белән юлның ябынчасын-покрытиясен төзекләндереп була. Шундый салкын асфальт бәясе дүрт йөз сум булган илле килограммлы капчыкларда сатыла. Илле миллиметр калынлыктагы бер квадрат метр юлны ремонтлау өчен бер капчык салкын асфальт җитеп тора. Җиһазлардан - бензин виброплитасы, швонарезчик һәм төяү инвентаре кирәк.
Бу көннәрдә Ләмберә урамнарының берсендә юл чокырларын югарыда әйтелгән технология буенча ремонт эшләре алып барылды. Юлчыларның берсе: «Зачем вы впустую тратите время и средства, пройдут несколько КАМАЗов по щебенке, которой вы засыпаете ямы, и выбьют ее, колдобины обнажатся вновь», - дип машинасында үтеп китте.
Кооператив председателе Рашид Ярбек улы Янгибаевны бу сүзләр яңа эшлекле тәгъдим белән «Призыв» газетасы редакциясенә килергә мәҗбур иткән: «Районыбызда юлларны ремонтлау буенча кече хезмәт булдырырга кирәк. Кайчандыр Ләмберәдә ДРСУ эшләде, каты ябынчалы юлларыбызда тәртип күбрәк булды. Якташларым яхшы хәтерлидер, бу предприятия хезмәткәрләре юлдагы күлдәвекләрне җибәртеп, торбаларны чистартып, юлларга өлешчә ремон биреп тордылар. Бу оешма күптән таркалды. Безнең кооператив өлешчә бу вазыйфаларны үзенә йөкләргә әзер.
ДРСУга алмаш буларак, юлларны ремонтлау буенча кече предприятиесе асфальт юлларның халыкка хезмәт итүен унлап елларга арттырыр иде. Мәсәлән, халык телендә притчага әйләнеп килгән Крестьяннар урамын ремонлауны алыйк. Бу урам юлына капиталь ремон бирү өчен егерме миллион сумнан артык акча кирәк. Шул ук көнне авылыбызның башка урамнары да көтә. Букадәр зур сумманы каян аласың инде? Җирле бюджетта мондый зур акча юк. Шуңа юлны очсызга ремонтлау технологияләре – актуаль мәсьәлә. Бу тенологияне башкаручысы булган очракта гына эшкә җиңеп була, чокырлы ремонт башкаручы оешма булса гына. Зур юл төзәтү компанияләре ремонт өчен зур акчалар сорый. Безнең очракта өч-дүрт кешелек оешма юлларны озак еллар тәртиптә тота алыр иде дип уйлыйм».
Бүген кайбер кешеләр, үз теләкләре белән, өй тирәләре чокырларын кирпеч ватыклары беләр тутырып килә. Бу берничә елга җитүен-җитә: кирпеч ватыклары чокырларны тагы да киңәергә бирми. Ә өстенә асфальт ваклары җәйсәң, шундый ремонт озак елларга чыдар иде. Шундый фикерләр Р.Я.Янгибаевта байтак. Хәтердә, үткән елны Ярбек улы Рашид, уллары Ринат һәм Равиль белән, 204 тонна асфальт валчыгы, йөздән артык тонна щебень, аерым техника эшен түләп, өч йөз мең сум акчаларын туздырып, Гражданнар урамын ремонтлап ясадылар дип язган идек.
«Бүген юл бик яхшы сыйфатта, чөнки асфальт крошкасын күптонналы каток белән тигезләп чыктык. Булган юлны саклый да белергә кирәк бит. Бу технология киләчәктә дә бюджетның зур суммаларын экономияләр дип уйлыйм. Моңа илебез җитәкчесе дә чакыра»,- дип сүзен йомгаклый Рашид Ярбек улы Янгибаев.
P.S: Райүзәк чокырларын ремонтлаган юл эшләре хезмәткәрләре колагына: щебеньга ( для вязкости) «майлы» балчык кушарга кирәк - бер сезонга точно җитәр.
Шундый киңәшнең башкаларга да кирәге чыгуы бар.

Н.Хәлил әзерләде