Экологик тәрбия бүген бик тә актуаль: табиги хәзинәләргә сакчыл карарга кирәк. Киләчәк буын вәкилләре шифалы үләннәр ярдәмендә сәламәтлеген ныгыту, аларга да сакчыл карарга, аларны оста итеп әзерләргә кирәклеге турында да белергә тиешләр. Темага ачыклык кертү өчен, Ләмберә авылында яшәүче Рәисә Али кызы Аймурановадан үләннәрне җыйганда нәрсәгә игътибар итәргә һәм табигать хәзинәсен ничек дөрес кулланырга икәнлеген белдек. Шулай, хезмәт ветераны һәм Ләм- берәдәге ветераннар хорында катнашучы буларак безгә яхшы таныш Рәисә Али кызы Аймуранованы әбисе, Фатыйма Феттяхетдин кызы Чуракова, үз вакытында аңа дару үләннәрен танырга өйрәткән булган. Шулай ук әнисе, Мәвтүха Садретдин кызы да, фитотерапия нечкәлекләре белән яхшы таныш булган. Нәселләрендә булган гадәт ул булып чыга.
- Күп кенә авыруларны, җәрәхәт- ләнүләрне һәм пешүләрне настойкалар ярдәмендә дәвалап булса, «химияне» үз организмыңа ни өчен өстәргә? Үләннәр ярдәмендә иммунитетны да күтәрергә була, ә бу кеше организмының беренче саклагыч көче. Әлбәттә, сүз авыруларның табиб ярдәменнән һәм фармакологиядән башка дәвалау турында бармый.
Моның белән килешми мөмкин түгел. Өстәвенә, болар барысы да Рәисә Али кызының үз тәҗрибәсендә берничә тапкыр тикшерелгән инде. Ул дару үләннәре әзерли, дәвалана, фитотерапия буенча халык киңәшләре копилкасын даими тулыландыра, барлык яңа мәгълүматларны да дәфтәргә җыйнак итеп кертә. Дару үләннәре кебек үк, белемен ул дуслары һәм якыннары белән бик теләп уртаклаша. Киңәшләренең кайберләрен тәгъдим итәбез, бәлки сезгә дә кирәк булыр. Әмма, монда да үз «ләкин»е бар. Теге яки бу киңәшне дәвалаучы табиб белән киңәшләшергә онытмагыз! Чөнки һәр дару үсемлегенең үз үзлекләре бар, алар тиешенчә файдаланылмаган очракта зыян китерергә мөмкин. Әйтик, шул ук зверобой артериаль кан басымын арттыра. Мәтрүшкәне йөкле вакытта эчәргә ярамый. Һәм ышаныгыз, бу исемлек бик киң.
- Бу язда үземне бик начар хис иттем, - дип уртаклашты безнең белән Али кызы Рәисә. - Шулай да күптән сыналган чараны эчеп карарга булдым: тигез өлешләрдә кызыл клевер, душица, ылыслы нарат һәм зверобойны алдым. Катнашма өстенә кайнаган су салып кырык минут төнәтеп (настоять) чәй кебек эчтем. Ышаныгыз, җибәрде! Әгәр сезгә бу үләннәрне кулланырга мөмкин - көчле мондый чәй! Ә менә нервлардан миңа чи кишер, мәтрүшкә-душица һәм колмак-хмель ярдәм итә. Кишер күпме кызылрак булса, шулкадәр яхшырак. Ә менә хуш исле мәтрүшкә белән колмакны чәй иттереп пешерергә кирәк. Тагы кан тамырларын ылыс һәм яшел нарат күркәләре яхшы чистарталар. Өсләренә кайнап торган су салып төнәтәбез һәм ашар алдыннан өч йотым эчәбез.
Салкын тию һәм картайган ютәлдә, әлеге вирус COVID-19дан да мондый чара яхшы. Яшел нарат күркәләрен пыяла банкага рәтләп төзәбез. Һәр катламына шикәр комын салырга кирәк һәм берничә көн бүлмәдә тотарга кирәк. Кайчан шикәр наратның файдалы үзлекләрен үзенә сеңдерә һәм эри башлый, шулчак барысын кастрюльгә салып уртача утка куярга кирәк. Кайнагач, ә шикәр тулысынча эреп беткәч, нарат күркәләрен алырга һәм эретмәне пыяла банкага тутырырга. Чәй эчкәндә гадәти шикәр урынына салып эчәргә.
Бүген җирдә яланаяк йөрсәк тә табаннарыбыз ярыла. Шуңа бер бик тә яхшы рецептым бар. Капка төбендә һәм бакчада чүп үләне кебек үсә торган мокрица ярдәм итә. Тазиктагы мокрица үләне өстенә кайнар су салып, утыз минут тотабыз. Бераз су суынгач, аякларны шунда тыгып су тулысынча суынганчы көтәбез. Файдасы тия.
Әмма бер нәрсәне истә тотарга кирәк. Җыяр өчен һәр үләннең үз вакыты бар. Шуңа күрә шифалы чимал әзерләү белән шөгыльләнгәнче, тәҗрибәле үлән җыючы белгечләр, фитотерапевтлар белән киңәшләшегез, махсус әдәбият укыгыз. Тик дару үләннәрен үз табибыгыз белән киңәшләшкәннән соң гына кулланырга мөмкин! Һәм тагын бер бик тә кирәкле әйбер турында искәртәм: әгәр сез дару үләннәрен әзерләргә булдыгыз икән, зинһар, аларга сак карагыз! Үсемлекне сак кына кисегез, шул ук вакытта тамыр системасына зыян китермичә. Һәм, әлбәттә, Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр, чәчәк бәйләмнәрен нәфессез өзмәгез; мәсәлән, ландыш букетларын, намуссыз сәүдәгәрләр күк, күп иттереп йолккаламагыз. Исегезгә төшерегез әле: элек нинди матур ап-ак лилияләре һәм сап-сары кувшинкалары белән капланган тын елгалар, күлләрне күрә идек, ә хәзер болар барысы да кайда китте икән?! Рәсемнәрдә яки «табигать сөючеләр» килеп җитмәгән урыннарда гына. Үзләре артыннан тау кадәр чүп калдыручы пикникчылар аягы басмаган урыннарда гына калып бара шундый матурлык. Дару үләннәрен саклык белән тиешле вакытында җыйган очракта гына табигатьнең шифасы көчле була аның.


Наилә НАСЫРОВА