Илебездә 2013 елдан алып җирле үзидарә көне билгеләп үтелә. Бу үз язмышларын муниципаль хезмәттә эшләү белән бәйләгән кешеләр бәйрәме. Беренче чиратта - авыл җирлекләре администрацияләре хезмәткәрләре һәм аларның башлыклары көне.
Шундый хезмәткәрләрнең берсе күп еллар буе Ромодан районы Алтар авыл җирлеген җитәкләгән кеше, Менир Хафиз улы Кузяев турында сөйләргә телибез.

Авылда хезмәт эшчәнлеген Менир Хафиз улы 1991 елда «Шефная звезда» колхозы рәисе урынбасары итеп башлый, шул вакыт аның рәисе Гафият Рафат улы Аширов була. 1996-98 елларда, Г.Р.Ашировтан соң, Бясыр Исхак улы Нугаев эшли. Аннары 1998-2000 елга кадәр Яфуняев Менир Равильевич җитәкләп ала.
Гафият Рафатович Аширов инициативасы белән, авыл хуҗалыгы предприятиесендә инкубатор, кош-корт фермасы төзелә; анда иткә кош-корт һәм йомырка җитештерәләр. Менир Хафизович, кошчылык өчен махсус җиһазлар сатып алу өчен, Украинадагы Нежин шәһәренә барып, җиһазлар - оборудование китерә. Хуҗалык шулай ук ит, сөт, бөртекле һәм техник культуралар җитештерә. Моннан тыш, ит эшләнмәләре, казылык һәм куертылган сөт җитештерү җайга салына. 2002 елдан башлап хуҗалык «АПО Элеком» җәмгыятьчелек бүлекчәсе була.
2000 елда Менир Хафиз улын җирле үзидарә башлыгы, ә 2006 елда Алтар авыл җирлеге администрациясе башлыгы итеп билгелиләр. Ул эш елларын җылы искә ала, гәрчә мәшәкатьләр дә күп булса да.
- Мин үз вазыйфамны 20 ел элек алдым, һәм газлаштыру авыл халкының тормыш сыйфатын яхшырту өчен беренче чираттагы бурыч булды. Газ челтәренә шәхси йортлар, мәктәп, медпункт, аннары авыл җирлеге администрациясе һәм мәдәният йорты тоташтырылды, - дип аңлатты Менир Хафизович. - Бүгенге көндә бөтен авыл буенча газ үтә, торак фондның 98% газ белән тәэмин ителгән. Безнең җирлектә ике процент яшь гаиләләр йортлар төзи. Сүз уңаенда, агымдагы елның беренче айларында авылда дүрт бала туды.
Хәзер җирлек территориясендә 980 кеше яши - бу 365 хуҗалык, шуңа күрә эш һәрвакыт җитәрлек. Авылдашларының тормышын уңайлы итү өчен биредә төзекләндерү эшләре белән ныклап шөгыльләнәләр. Берничә ел элек «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы буенча 7,5 км суүткәргеч челтәр төзелгән, яңа су башнясы урнаштырылган. Первомайский урамын, зәрәтләргә кадәр һәм Советская урамын, республикабызда бердән-бер Советлар вакытында да эшләп килгән мәчеткә кадәр төзелде. Салкыннарга кадәр, район җитәкчесе һәм авыл халкы хатлары нәтиҗә бирсә, Октябрьская урамындагы юлны, перекресткага кадәр, барлыгы 500 метрны ремонтларга кирәк булачак.
Менир Хафизовичның даими кон- тролендә авылның социаль объектлары: медицина пункты, ул эшләгән елларда төзелгән, мәктәп, авыл мәдәният йорты тора. Аларда да яңарыш бара. Шулай итеп, Алтар мәдәният йортында җылылык системасын тулысынча алыштырганнар, коллектив откан грантка заманча җиһазлар сатып алганнар. Ә бер ай элек кенә, мәктәпнең «Туган якны өйрәнү» музееның капиталь ремонт үткәрелгән яңа экспозициясе ачылды.
- Менир Хафизович, көн кадагында торган пандемия турында да әйтеп китәр идегез?
- Пандемия вакытында без башка төбәкләрдән килгән авыл халкы белән дә элемтәгә кердек. Барлык саклык чараларын үтәргә һәм ике атналык карантин вакытында өйдә калырга кирәклеген аңлаттылар. Азык - төлек белән кибеткә мохтаҗ өлкән яшьтәге кешеләргә волонтерлар йөрде, - дип уртаклашты Менир Хафизович. - Якташлар мәҗбүри чараларга бик теләп карадылар. Бу өлкәдә проблемалар тумады.
Җирлектә мәшәкатьләр күп. Язгы җылы көннәр башлану белән дә проб- лемалар артты. Авыл халкы йорт яны территорияләрен җыештыруга кереште һәм коры үлән яну куркынычы туды. Рес- публикабыз буенча да шуның аркасында янгыннар чыгуны ишетеп тордык. Ә Алтарда хәлләр башкача тора, Менир Хафиз улы Кузяев моның турында:
- Бәхеткә, җирлектә янгын сүндерү машинасы һәм ирекле янгын дружинасы бар; алар янгын учагын сүндерү өчен санаулы минутларда, килеп җитәләр, шалтырату алгач ук, - дип билгеләп үтте Менир Хафизович.
Соңгы ике ел эчендә авылда 15 урам яктырту ноктасы урнаштырылган, хәзер урамнарда тәүлекнең караңгы вакытында якты була. «Без тормышны уңайлырак итү өчен авыл халкы өчен эшлибез», - дип өстәде башлык.
Узган ел Мордовия Республикасы җитәкчелеге һәм Дәүләт Советы депутаты А.И.Атласов ярдәме белән «Ро- моданово-Алтар-Белозерье» юлына капиталь ремонт ясалган, шулай ук аның спонсорлык ярдәме белән авыл юлларында чокырлар да ремонтланган.
Алтар авыл җирлеге бюджетына 340 җир пай җирләреннән салым керә, алар бу җирләрне арендалаучы «Элеком» җәмгыятьчелеге түли. Җир салымы шулай ук Р.А.Ишкининнан да керә; ул берничә ел элек гранд отты һәм дәүләттән үсеш өчен субсидия алды. Шул акчага техника һәм эре мөгезле терлек сатып алган. Фермер 9 га мәйданда азык культуралары үстерә. Моннан тыш, җир һәм милек өчен халыктан да салымнар керә.
Быел кыш юл читендә авыл халкы чүп белән тутырылган пакетлар калдыру турында Менир Хафизович белән сөйләгән идек, ә мин «Юлдаш»та язган идем. Бу ситуацияне авыл җитәкчесе төзәтергә ышандырды. Әйткән сүз - каккан казык, дигәндәй, шулай булды да.
«Агымдагы елның беренче апрелен- нән авыл җирлегендә «Ремондис» компаниясе тарафыннан каты көнкүреш калдыкларын чыгару оештырылды, чүп тартмалары куелды. Хәзер иң кимендә 400 мең сум акча шул тартмалар мәй- данчыгын төзекләндерү өчен кирәк», - дип уртаклашты Менир Хафизович.
2023 елда авыл җирлеге, Алтар авылының иҗтимагый территорияләрен төзекләндерү өчен, «Заманча шәһәр тирәлеген формалаштыру» муниципаль программасында катнашырга планлаштыра. Моннан тыш, Октябрь урамы буенча автомобиль юлын ремонтлау да каралган. Планнары бар, авыл җирлеге хезмәткәрләре тырышлыгы белән алар тормышка ашырылыр дип өметләнәбез.
Барысын да Алтар авылы халкы өчен эшлиләр.

 

Наилә НАСЫРОВА