Раисә Рахимзян кызы Минзулина – Кочкурово районы Сабаево мәктәбендә утыз елдан артык физика предметы буенча укучыларга белем бирә. Гомерен яраткан эшенә багышлап, ул үзенең педагогик эшчәнлеге елларында берничә буын укучылар тәрбияләгән; алар һәрвакыт үз укытучыларын хәтерли һәм хөрмәт итә.
Раисә Рахимзян кызы тумышы белән Чиләбе өлкәсе Миньяр шәһәреннән. Шул ук шәһәрдә урта белемне алгач, 1979 елны Уфа авиация техник университетында «Инженер-конструктор» белгечлеген ала һәм аны тәмамлагач, Симск аграр заводында профессиясе буенча хезмәт итә башлый.
1986 елны ул Вячеслав исемле егет белән таныша. Ә ул, хәрби хезмәтеннән соң Уралга, эшләп алырга дип, рейс автобусында йөртүче булып эшкә урнаша. Ә үзе тумышы буенча Мордовиянең Кочкурово районы Мордовское Давыдово авылыннан. Бер-берләре белән очрашып йөргәннән соң, озакламый алар өйләнешәләр һәм хезмәт иткән предприятие тулай торагында-общежитиесында бергә яши башлыйлар. Аларның бер-бер артлы ике балалары туа: 1987 елда - Людмилары, ә ике елдан соң – Еленалары.
90нчы елларда бу гаилә иренең туган ягына күчеп төпләнәләр һәм Раисә Рахимзян кызы Минзулинаның педагогик хезмәт юлы башланып китә. Ягъни аны 1991нче елны Мордовское Давыдово мәктәбенә физика предметын укытырга чакыралар. Шул ук елны Ичалки районындагы Ичалки педагогия колледжына укырга керә. Алты ел белем алгач, Сабаево урта мәктәбендә физика, математика, информатика фәннәрен укыта башлый.
Язма героебыз, укытучылык иткән дәвердә, берничә кагыйдәгә таянып педагогик эшчәнлеген алып барган: беренчедән – балаларны яратырга кирәк, ди ул. Икенчедән, аларны аңлый белү бик мөһим. Шуның өчен ниндидер дәрәҗәдә үзеңне бала урынына куеп карарга кирәк; бала була белергә кирәк, дигән фикерне тормышка ашыра.
Раисә Рахимзян кызы укытучы бәхетле булса, укучылары да бәхетлеләр, ди. Тик укучыларны һәрвакыт яратып, җаныңны кызганмыйча аларга бирә белергә генә кирәк. «Мин тормышымның бер этабында курыкмыйча педагог юлын сайлаганыма бик шат. Укучыларымны бик яратам һәм аларның да хөрмәтен тоеп яшим», - ди Раисә Рахимзяновна.
Тату гаиләдә ул – бәхетле хуҗабикә, ана, сөекле ир хатыны. Тормыш иптәше Вячеслав Викторович  та Сабаево мәктәбе «Газель»ен йөртә. Кызлары, югары белем алып, һәрберсе олы юлга чыккан: Людмиласы Мәскәүдә яши, ә Еленасы – Саранскта. Минзулиналарның өч оныклары – Татьяна, Аделина һәм Диана шатландырып үсә. Авыл җирендә хуҗалыксыз яшәргә читен шул. Мензулиналарның нык хуҗалыгы бар. Алар сыерлар, бозаулар һәм тавыклар үрчетәләр. Хуҗабикә камыр ашларына да уңган. Раисә әбиләренең пәрәмәчләрен оныклары бик тә ярата.
Менә шундый ул укучыларын яратучы укытучы.

Наилә НАСЫРОВА