Мордовия Республикасы һәм Пенза өлкәсе буенча Россельхознадзор идарәсенең ветеринария контроле бүлеге инспекторлары быел беренче тапкыр Зубово-Поляны районында хай ваннарның котыру очрагы теркәлүе турында хәбәр итә . Бу райондагы Умет авылында яшәүче гражданинның шәхси ярдәм че хуҗалыгы территориясеннән ките релгән төлкенең котыру авыруына алган анализы, «Мордовия Республика ветеринария лабораториясе»нең лаборатория тикшеренүе нәтиҗәсендә, уңай булган. Шуңа Мордовия Республикасы Башлыгы Указы белән чикләү чаралары (карантин) билгеләнде, шулай ук әлеге торак пункт терри ториясендә терлекләр котыру авыруын локальләштерү һәм бетерү буенча чаралар планы расланды.
Котыру - хайваннар һәм кешенең полиоэнцефаломиелит билгеләре бе лән, абсолют үлем белән характерла на торган кискен вируслы авыруы. Ә котыруның табигый-чыганак инфекциясе булып кыргый хайваннар, бигрәк төлкеләр тора. Котыру авыруы еш кына зарарланган тире өслеген яки лайлалы тышчаларны тешләгәндә яки өзгәндә барлыкка килә. Авыру озакка сузылган яшерен (симптомсыз) чор белән характерлана һәм үзәк нерв системасының (баш һәм арка мие, баш миенең каты тышчалары, менингеаль тышчалар) авыр зарарлануы белән бергә үрелеп бара. Әгәр хайван кешене тешләсә яки тырнаса, кичекмәстән яраны, царапиналарны һәм слюна эләккән барлык урыннарны, сабын эретмәсе белән 15 минуттан да ким булмаган күләмдә юарга, аннан соң водород перекисе эретмәсе белән эшкәртергә кирәк. Яра краен 5 процентлы йод белән эшкәртелә. Шуннан соң мөмкин кадәр тизрәк яшәү урыны буенча травмпунктагы табиб-травматологка мөрәҗәгать итәргә кирәк; кирәк булганда ул профилактик прививкалар курсы билгеләячәк.
Һәрберебез “Кеше һәм хайваннар өчен уртак булган йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш” ветеринария кагый- дәләрен төгәл үтәргә тиеш. Шулай ук хайваннарның котыру авыруларына каршы көрәш буенча район станциясенә, авыл хуҗалыгы һәм йорт хайваннарын кыргый ерткычлар, этләр яки мәчеләр тешләгән очракларда, хайваннарның котыру авыруына шикләнү турында кичекмәстән хәбәр итәргә; авыру яки тешләнгән хайваннарны ышанычлы изоляцияләргә кирәк.