Үз эшенә шулкадәр бирелеп, чын күңелдән тырышып һәм яратып, җанын-тәнен биреп хезмәт итүче кешеләргә ихластан сокланам.
Рәйсә Хәмзә кызы Саитова 1941нче елның 22нче июнендә иртәнге 4 сәгатьтә Кадошкино (элекке Инсар) районы Латышовка авылында дөньяга килә. Әтисе Үмәр улы Хәмзә кибеттә сатучы булган, ә әнисе, аш-суга бик уңган Исмаил кызы Мәрзыя, колхоз бридасында тырышып эшләгән. Алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр: олылары Рива - Ләмберә районы Татар Тавла авылы мәктәбендә укытучы булып хезмәт иткән, өченчеләре- Равил туган авылында гаиләсе белән матур гына яшәгәндә яшьли үлеп китә. Рәйсә - уртанчы бала булып үсә. Хәмзә кызы Рәйсә туган авылы төп мәктәбен тәмамлап, Большие Поляны ур- та мәктәбендә укый. Шул вакыт Иса малае Әббәс Исхак улы Кильдеев Рәйсәгә күз салып йөри. Әббәс армиядән ике ел хезмәт итеп кайткач, алар өйләнешәләр. Ә шул вакыт мәктәп тәмамлаган Рәйсә Инсар шәһәре фабрикасында эшли торган була. Матур гаилә корып ике бала, Ильдар белән Ильданны үстергән чакта, Рәйсә Хәмзә кызы Большие Поляны авылы «Победа» колхозы бригаларының берсенә эшкә чыга. Ә инде өченче баласы – кызы Эльмира тугач, фермага сыер савучы булып эшкә урнаша.
Авыл җирендә, нигездә, бөтен кеше дә терлек асрый, шуңа күрә мал-туар карау серләренә балачактан ук өйрәнеп үсәләр. Рәйсә апа сыер савуны беренче тапкыр кеп-кечкенә чагында, Латышовкада үз сыерларын әнисе сауганда күрә, ә аннары үзе дә сава башлый. Хәзерге яшьләрнең бер дә авыл җирендә каласылары килми, дип юкка  әйтәләр. Бу мәсьәләдә күп нәрсә гаиләдәге тәрбия дән тора. Терлекләрне карау гына түгел, аларны аңлый да белү авыл кешеләренә ана сөте белән керәдер, мөгаен. Малкай нинди генә чыгымчылый торган булмасын, Рәйсә апа аның җаена төшә, шуңа күрә сыер да сөтен жәлләми бирә.
Авыр ферма эшенә килгән яшь хатын, өлкән остазларына карап, тәҗрибә туплый. Кулда 40 сыерга кадәр саугач, машина белән саву операторы эшен дә булдыра ул. Хезмәт җиңелләрдән түгел, әмма әйбәт түләнә.Осталыкның нигезе - тырышлык, диләр.  Эшен намус белән башкара, кушканнарны җиренә җиткереп үти. Бик җаваплы, тырыш сыер савучы була заманында, комплекста иң яхшы эшчеләрнең берсе дә. Һәр елны әйбәт хезмәт күрсәткечләре өчен бүләкләнә. Совет хатын-кызы – хезмәт кешесе, ана һәм герой, тирән хөрмәткә лаек ул.
Рәйсә Хәмзә кызы уңган хуҗабикә дә. Ул бер өйдә кайнанасы һәм каенатасы белән 40 ел бергә яши. Авыр хезмәттә булуына карамастан, өй эшләрен барысын да үзе башкара. Үзләренең шәхси хуҗалыкларында да мал-туарны күпләп асрыйлар.
Ике малаен армиягә хезмәткә озата. Шул арада ире Әббәс бакыйлыкка күчә. Авырлыктан курыкмаган язма героебыз өч баласын «аяк өстенә бастыра». Ул балаларына һәрвакыт: «Кеше буласыгыз килсә, зур укулар укыгыз»,- дип тәрбияли.
Тормыш ул гел яхшылыктан гына тормый, яман вакытлар да була. Шулай, улы Ильдар авырып үлә. Кара кайгысын уртаклап, берүзен генә калдырмас өчен, улы Илдан белән кызы Эльвира Рәйсә апаның оныкларын чиратлашып, янында торырга калдыра башлыйлар. Илданы хәзер гаиләсе белән Финляндиядә яшиләр. Аның үз фирмасы бар, шунда эшли. Көн саен әнисенә шалтыратып тора. Илданның кызы Алина - аналитик, аның ире Иса - аудитор булып хезмәт итәләр; әбәйләренең хәлен һәр кич сорашып торалар, онытмыйлар. Ә Эльвирасы Саранскта гаиләсе белән яши, тормыш иптәше белән өч бала тәрбиялиләр. Улы Артуры Казанда стоматологка ординатура бетерә, Сашалары МГУда укый, ә кечкенәләре, Светалары – 7нче сыйныф укучысы. Бик матур рәсем ясый.
Рәйсә Хәмзә кызы Кильдеева бүгенгә бик бәхетле кеше. Ул киленнән дә, кияүдән дә уңды. Кияве Александр, Рәйсә апаның кечкенә өе янына, барлык удобствалар белән, яңа йорт салган - картлык көнеңдә рәхәтләнеп яшә, ди. Атна саен аның өе тулы кунак- лар: мунчасы яккан, пәрәмәчләре, бәлеше пешкән. Балалары, оныклары, күршеләре белән бергә, кунак булалар. Ул барчасын якты чырай, ачык күңел белән каршы ала. Аны кечкенә балалар да бик ярата. Рәйсә Хәмзә кызы яшьләр янында үзе дә яшәреп китә.

Наилә НАСЫРОВА