Менә алар – җиребезне эшкәртүчеләр һәм туган җиребезне саклаучылар. Җир тоткалары, аны туендыручылар дип атаучылар. Фотода Исмәгыйлевларның өч абыйсы: Фаиль, Рафаэль, Фатыйх (сулдан уңга). Алар Мордовиябезнең Ләмберә районы «Октябрьская» агрофирмасында өчесе дә механизатор булып эшлиләр.
Өлкәннәре - Рафаэль, әлегә кадәр яше һәм сәламәтлеге кушканчы иген игкән, ягъни комбайнчы булып эшләгән. Хәзер Ләмберә кырларында җир сөрә, чәчү чәчә. Фаильләре - экскаваторчы, аның эше спецификалы. Фатыйхлары да иген үстерү белән мәшгуль: уңышның югарысын үстерү өчен  басуга органик ашлама чыгаруда мәшгуль. Агрофирманың мастерскойлар мөдире Михаил Михайлович Милаев та Исмаиловларның барлык абый-энеләре югары класслы белгечләр; теләсә нинди эш бирсәң дә баш тартмый торган хезмәткәрләр булулары турында дәлилләп сөйли.
Исмаиловлар гаиләсе ишле – алты бала тәрбияләнеп үскәннәр. Өч лачын төсле ир-егетнең күбәләк кебек матур бертуган апа-сеңелләре гөрләтеп үскәннәр. Матур гаиләләре, үзара матур мөнәсәбәттә алар - тату яшиләр. Алда торган бәйрәмне бик тә көтәләр. «Без һәр сабантуйда катнашып киләбез, – ди энеләре исеменнән Рафаэль. – Әмма быел ул үзенчәлекле бәйрәм: Бөтенроссия авыл Сабантуе! Әле җитмәсә, безнең Аксёново авылыбызда үтә. Бу бәйрәм программасында, игълан ителгәнчә, безне кызыксындырган ат чабышлары белән көрәш бәйгеләре каралган. Без барыбыз да теге яки бу уен төрләренең зур һәвәскәрләре. Шуңа да өзелеп көтәбез».
Аксёново халкы Сабантуйның туган авыллары өчен зур файда китерүен билгеләп үтә. Аерым алганда, төзекләндерү турында сүз бара. Әйтик, Рафаэль Исмаилов «Яшьләр» урамы буенча ныклап төзекләндерелгән күпфатирлы йортта яши. Урамнары матурланып киткән: яктырту үткәрелгән, тротуарлар һәм бордюралар ясалган. Бәйрәмчә киенгән урам каршы алачак Сабантуйны.
Алар, чыннан да, намус белән эшлиләр һәм рәхәтләнеп ял да итәргә тиешләр, мәсәлән Бөтенроссия күләмендәге Сабан туе кебек үзенчәлекле бәйрәмдә, дип ассызыклыйлар абыйлы-энеле Рафаэль, Фаиль,Фатыйх Исмаиловлар.

әзерләде Наилә НАСЫРОВА