Кибет киштәләрендә уенчыкларның ниндие генә юк?! Әмма барысы да кирәклеме, файдалымы? Белгечләр балаларның психикасына зыян салучы курчак-роботларны сатудан гомумән алып ташларга тәкъдим иткән. Уенчыкның куркынычмы-юкмы икәнен махсус экспертиза ярдәмендә тикшерергә җыеналар. Замана курчакларының  кайсысын сайларга кирәктер.
Кибет киштәсендәге матур гына курчаклар белән бергә, куркыныч курчак-машиналар тулып ята. Бүген сабыйга теге яки бу “юаткыч” сатып алганда, аның сыйфатына ул кадәр үк игътибар да ититәргә кирәк. Күбрәк тышкы кыяфәте борчу уята. Курчакның күзләре усал түгелме, аю баласы котны очыра торган тавыш чыгарып кычкырмыймы... Кыскасы, кибеттә уенчык сайлап алу өчен шактый тырышырга туры килә.
Евразия икътисад берлегендә әлеге мәсьәләне тамырдан хәл итәргә тәкъдим иткәннәр. Алар балаларның психикасына зыян салучы уенчыкларга бәйле закон кабул итәргә кушкан. Алга таба һәр уенчык махсус экспертиза тикшерүе узарга һәм белгечләр тарафыннан уңай бәя алган очракта гына кибет киштәсенә озатыла башларга мөмкин. Тыелган курчак-машина саткан өчен штраф та каралган. Күп кенә илләр, шул исәптән Россия әлеге тәкъдимне хуплаган да инде.
Балалар өчен сатыла торган товарларга игътибарны арттыруның кирәклеге турында күптәннән сөйләшәләр. Хәтерләсәгез, узган ел ахырында кайбер түрәләр киштәдәге уенчыкларга “ярый” яки “ярамый” дигән тамга сугып чыгарга да киңәш иткән иде. Бу эш белән шөгыльләнү өчен махсус комиссия төзергә тәкъдим иттеләр. Тик яңалыкка сатучылар каршы чыкты. Кара “мөһер” сугылган курчакны сатып алырга теләүчеләр кимеячәк, димәк, табыш та югала. Узган елдан бирле күпме вакыт үтте, комиссия дә юк, киштәдәге уенчыкларда тамгалар да күренми. Бу юлы балалар товарларын кибеткә барып җиткәнче үк энә күзе аша үткәрмәкчеләр. Закон проекты әзерли башлаганнар инде. Бүген уенчыклар җитештерү өлкәсендә мәҗбүри дәүләт стандартлары юк, алар киңәш рәвешендә генә тәкъдим ителә икән. Ә куркыныч уенчыклар белән уйнаучы малай-кызлар арасында агрессив, куркак сабыйлар саны бермә-бер артты, ди белгечләр.
Руфина, яшь ана:
- Кызыма уенчык сайлар өчен кибет киштәләре арасында йөргәндә, балачагымны искә төшерәм. Без яраткан уенчыкларның барысы да сатыла бит бүген! Киштәдә курчакларның ниндие генә юк! Балага уенчык сатып алганчы, сабыйның холык үзенчәлекләренә игътибар итәргә кирәк, диләр психологлар. Нарасый чынбарлыкны кискен кабул итә икән, димәк, усал карашлы курчаклар, аждаһага охшаган роботлардан баш тартыгыз, дигән киңәшне белгечләр бирәләр. Югыйсә, бала төнлә куркып уяна башларга да мөмкин, диләр. Шуңа колак салырга онытмыйк.

Н.Хәлил