Мордовиядән делегацияләр белән ел саен Болгарга тәүбә кылырга, экскурсияләргә шактый кеше бара. Үз машиналарында баручылар да байтак. Шундыйлар арасында Саранск шәһәрендә гомер итүче Исмаиловлар - Шәмил Кәмил улы белән Рәхилә Амәнулла кызы Татарстанның Спас районы Болгар җирендә уздырылган «Изге Болгар» җыенында иделәр. Россиянең башка бик күп төбәкләре мөселманнары бабаларыбыз Ислам динен рәсми рәвештә кабул иткән көнне билгеләп үтү һәм аларны зыярат кылу максатыннан, Бөек Болгар җиренә барып кайтканнар. Алган тәэсирләре белән уртаклаштылар. -  Бик  матур күренеш, аягыбыз белән шул изге җиргә басу белән мондагы изге урын икәнлеген сиземләдек, - ди Шәмил Кәмил улы. Җыенга килгән автобус-машиналарның очына чыгарлык түгел иде. «Болгар» музей-ядкарьлегендә юлларга - асфальт, Кече манарага бара торган сукмакларларга ташлар түшәлгән. Биредә халык болгар бабаларыбыз рухына дога кылды, көрәш карады, хәләл шашлык һәм пылау белән сыйланды, мөселман кибетләрендә сату-алу итте - барысы да килгән кешеләр үзләрен рәхәт хис итсен өчен эшләнгән иде.
Шулай, Россиянең төрле төбәклә-реннән килгән мөселманнар, иртәнге сәгать уннар тулуга, мөфтиләр җитәкчелегендә Кече манарага юнәл-дек, дога кылдык. Россиянең Баш мөфтие Тәлгать Таҗетдинның вәгазен тыңладык; безнең белән кул алышып исәнләште ул.
Рәхилә Амәнулла кызы да үз хатирәләре белән уртаклашты:
- Болгарга килеп җиттек. Халыкның күплеге! Барчасы бергәләп ял итә, табын кора. Музейлар ачык. Әлбәттә, иң әһәмиятлесе - «Тәүбә»дә, өйлә намазында катнашу. Ифрат көчле тәэсир калдыра изге гамәлләр... Шуннан соң һәрбер кеше үз теләгәнен эшләде: кемдер сәүдә нокталарын күзләде, истәлекле урыннар буйлап сәяхәт итте... Ә без Ак мәчеттә намаз укыдык, изге Корьәнне күрдек, Габдрахман кое-сыннан шифалы су алдык. Гомумән, кызыклы урыннар байтак, вакыт кына табылсын. Үзең өчен яңалык ачасың. Ә табигать... Саф һава, Кама елгасы, киңлек-иркенлек, яшеллек...
Ак мәчет янәшәсендә зур, чип-чиста мәйдан. Анда Успение чиркәве. 18нче гасырга карый ул. 2012 елда ачылган Икмәк музее. Ул татар халкының борыннан килгән игенчелек культурасын гәүдәләндерә. Гомум мәйданы 5 гектарга якын музей үз эченә тегермәнче өен, икмәк пешерү йортын, җил, су тегермәннәрен, тимерче алачыгын, амбар, ындыр табагын ала. Анда үзе генә дә бер көн йөреп карарлык музей. Без күзләп кенә үттек. Елга буе бик матур. Сәүдә рәтләрендә ниләр генә юк. Санап бетерерлек түгел. Дөресен генә әйткәндә, бирегә ике тәүлеккә исәпләп, куна килергә кирәк, минемчә. Могҗизаларны шактый күрергә мөмкин булачак...
Болгарда тыныч, дустанә, бәйрәмчә мөнәсәбәт хөкем сөрә. Ата-бабалар рухы үзенә чакырып тора төсле. Кеше үзара аралаша, пакьләнә, бердәмләшә. Иң мөһиме - әхлак арта. Мондый урыннарга йөргән кеше шәфкатьлерәк, әдәпле-инсафлырак була бара. Теләгебез - изге җирдә адәм баласы үзен дөрес тотсын, хәрәм кертүгә юл куймасын иде. Үрнәк алырдайлар булыйк. Төрле урыннарда булганда, милләттәшләрем чисталыкны да сакласа иде.
Тагы Чувашстаннан килгән милләт-тәшләребезгә сокландым. Җыелышып пылау, тыкмачлы аш, чәй әзерлиләр; һәммәсен бушлай сыйладылар. Кадерле, зарыгып көткән кунакларын хөрмәтлиләр, диярсең. Гадәтләре шундый. Күңеле киңнең табыны да мул ич аның.
... Йомгаклап, шуны әйтер идем. Һичшиксез, Шәһре Болгар илаһи тарту көченә ия.

Наилә Насырова