Торбеево балалар-яшүсмер-ләр спорт мәктәбенең тәҗрибәле тренеры Әхтәм Әхмәт улы Кудяков турында сөйләргә телибез. Мәктәп укучысы буларак, авыл егете гер спорты һәм кө- рәш белән мавыга. Туган авылы Татар Юнәсе мәктәбен тә- мамлагач, Торбеево ит һәм сөт сәнәгате техникумына укырга керә. Уку вакытында спортның бу төрләре буенча район һәм республика ярышларында еш катнаша, осталыкларын камил- ләштерә. Аннары Әхмәт улы Әхтәм Кораллы Көчләр сафына алына. Катгый сайлап алуга түзеп, физик яктан әзерлекле егет Әфганстанда хезмәт итә. Мәсүд һәм Әхмәд Шаһ отрядларын нейтральләштерүдә катнаша. Душманнар засадалар оештыра торган булганнар һәм Салангны утка тоталар, чөнки аның буенча Кабулны СССР белән тоташтыручы трасса уза. Аның буенча безнең армия припасларның өч чиреген ташыган. Зур автоколоннар ике яктан да таулар кысылган перевал аша хәрәкәт итә. Бу участокта аеруча авыр сугышлар алып барылган. Әхтәм Әхмәт улы Кудяков интернациональ бурычны намус белән үтәгән, шуның өчен “Сугышчан батырлык өчен”(“ За ратную доблесть”) медале белән бүләкләнгән.
Демобилизацияләнеп, герой булып туган ягы Татар Юнәсенә кайта һәм авылы мәктәбенә эшкә урнаша. Ул анда физик культура, хезмәт һәм сызым укыта башлый. Шул ук вакытта читтән торып М.Е.Евсевьев исемендәге педагогия институтының “Физик культура” факультетына укырга керә. Бу елларда дзюдо буенча тренерлык эшчәнлеген дә башлап җибәрә. Ул елларда аның укучылары район һәм республика ярышларында югары нәтиҗәләр күрсәттеләр. Егерме алты ел педагогик эшчәнлектән соң, Әхтәм Әхмәт улы Кудяков Торбеево балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә профессиональ тренер-укытучы булып эшли башлый. Бүген ул самбо һәм футбол секцияләрен алып бара. Әхтәм Әхмәт улы сүзләренә караганда, тренер эшендә иң мөһиме – тәрбияләнүчене үз өстендә эшләргә, игътибарлы, җаваплы булырга, иренмәскә, тренировкаларны үткәрмәскә һәм күп хезмәт куярга өйрәтү дип саный. Ул чакта нәтиҗә дә булачак. Дзюдо һәм самбо буенча дәресләр, беренче чиратта, шәхес тәрбиясенә юнәлдерелгән. Тренер булу да җиңел кебек тоела беренче карашка. Бу бик җаваплы һәм катлаулы эш. Чын тренер - остаз гына түгел, барыннан да элек, тыңлый, аңлый, киңәш бирә белгән иптәш. Чөнки укучы укытучыларын тыңларга, барлык биремнәрне һәм тәкъдимнәрне үтәргә тиеш. Әхтәм Әхмәт улы һәр тәрбияләнүчесенә якын килеп эшли. Ул балаларга характерны чыныктырырга, сабырлык, чыдамлылык һәм мөстәкыйльлелек булдырырга ярдәм итә. Йомшару алга барырга бирми. Шулай хезмәт иткәч, яшь спортчыларның уңай нәтиҗәләре дә озак көттерми. Бүген Әхтәм Әхмәт улы Кудяковның самбо секциясендә күпчелеге кызлар шөгыльләнә. Ирекле һәм максатчан гүзәл затлар тренировкаларга актив йөри. Быел самбо буенча район ярышларында Алина Беззубко җиңүче булды, аның команда буенча дусты Альмира Агишева икенче урынны яулады.
Татар Юнәсе малайлары күбрәк футбол белән мавыга, район ярышларында Әхтәм Әхмәт улы җитәкчелегендәге команда кызыклы, мавыктыргыч уен күрсәтә. Иң яхшы футболчылар арасында тренерлары Вильдан Газинны, Ильяс Скопиновны, Али Утешевны, Рашид Сулеймановны атый. Аның шәкертләре В.Газин һәм И.Скопинов гер спортында яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.
Тренер Әхтәм Әхмәт улы Кудяков җәмәгать эшләренә дә күп көч һәм вакыт сарыф итә. Ул – “Сугышчан туганлык” (ВООВ “Боевое братство”) бөтенроссия иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе әгъзасы. Район патриотик чараларында еш катнаша, аның катнашында мәктәпләрдә Батырлык дәресләре уза, аларда балаларга туган илгә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләнә.
Бүген, катлаулы эпидемиологик вәз гыять чорында массакүләм спорт чаралары һәм тренировкалар чикләнгән булса да, Ә.Кудяков тәрбияләнүчеләре яхшы спорт формасында. Алар остазларының шәхси биремнәре буенча шөгыльләнәләр һәм яраткан тренер җитәкчелегендә күнегүләр процессының яңаруын түземсезлек белән көтәләр.
Рәсемдә: “Сугышчан туганлык” хәрби-патриотик оешмасының Мактау грамотасын Ә.Ә.Кудяковка Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе җитәкчесе С.Гордеев тапшыра.

Наилә НАСЫРОВА