Әниләр турында бик күп язалар, әмма бу хатка игътибар итми калдыра алмадым, чөнки Кадошкино районы кечкенә генә Насакан Потьма дигән авылның бердән-бер укучысы Рамир Рәшит улы Асаинов язган. Икенчедән, әнигә бүгеннән ук шундый мәхәббәт тәрбияләгән ата-анага зур рәхмәт.
Сүз Светлана Мухаметжан кызы Асаинова турында.

Минем әниемне исеме Светлана. Ул эчке һәм тышкы дөньясы белән дә матур. Әни тәрбияле, тәртипле, минем өчен иң яхшы; кирәк чакта хәтта кайвакыт ачуланса да.
Кечкенәдән үк әни аш пешерергә ярата; бигрәк аңа төрле кондитер ризыклары пешерергә ошый. Алтынчы сыйныфта ул көллияткә кондитер һөнәрен үзләштерергә барачагын төгәл белгән. Әнинең тәмнең дә нечкәлекләрен сиземли, тәм хәтере дә нык, үзенең иҗади йөзе дә бар. Ул продуктларны, аларның составын, ингредиентларны бик яхшы белә.
Саранск шәһәрендәге кондитерлар әзер-ләүче көллиятне тәмамлаганнан соң, үз белгечлеге буенча бераз Инсар шәһәренең кондитер ашлар әзерләү цехында эшләргә өлгерә. Ул ябылгач, районыбызның Латышовка авылындагы эшмәкәрнең колбаса цехында хезмәт итә. Ә аннан соң башка һөнәрләрдә дә үзен сынап карарга була. Аның күлыннан гөл тама, дип әйткәннәрне ишеткәнем бар. Бу чынлап та шулай. Сыерлар савучы булып хезмәт иткәндә, аңа таналарны өйрәтергә биргәннәр. Моңа зур характер кирәк дип уйлыйм, осталык. Кадошкино районы «Мир» розалар үстерү җәмгыятьчелегендә дә тырышып хезмәт куючыларның берсе.
Әнием миңа кирәкле нәрсәләрне бирү өчен, бик күп эшли. Мин аның арыганын күрәм, тик ул барыбер ярдәм сорамый. Барысын да үзе эшли. Кайчагында, тәүлектә 24 сәгатьтән күбрәк булса вакыт, ул тагын да озаграк туктамыйча эшләр иде кебек тоела миңа. Арыган булуына карамастан, кадерле әнием һәрчак минем өчен вакыт таба. Дөресрәге, аның эше бик нык тыгыз булса да барысын да ташлап, миңа кирәк булган очракта ярдәм итәчәк. Аның көчле рухлы булуына гаҗәпләнәм.
Бернигә дә карамастан, әни чып-чын шеф-пешекче булып кала да. Ул бик тәмле итеп аш-су пешерә, бармакларны йотарсың. Һәр көн диярлек кулинария шедеврлары булдыра. Ә иң мөһиме, ул моңа бөтен мәхәббәтен куеп пешерә. Аның пешерү өчен кирәк-яраклары кухняда бик күп. Кайсыберсен нәрсәгә кирәге бар дип аңлап та җитә алмыйм. Ә рецептларның күплегенә исем китә; бик күп язылган рецептлар дәфтәре дә бар. Кайвакыт ул үз кулинар сәләтен төрле тантаналарга заказларда тормышка ашыра.
Әнием, барлык хатын-кыз арасында минем өчен һәрвакыт иң гүзәл булачак, чөнки ул гына минем турында барысын да белә, мин нәрсәгә өстенлек бирүемне күрә. Бары тик ул гына авыр минутларда кирәкле сүзләрне әйтә ала һәм беркайчан да ярдәм итүдән баш тартмый. Кадерле әниемне бик-бик яратам дип кыю әйтә алам.