Типичное Тювеево (Тэви авылы татарча) дигән сайтта, якташлары белән горурланып, Ахмәдулла Каюм улы Байкеев турындагы «Темников хәбәрләре» газетасында С.Кудакова мәкаләсен урнаштырганнар. Анда болай диелгән: «Интересная статья о нашем односельчанине». Эчтәлеге түбәндә.
Тормышында ике ел Афганстан булган Ахмәдулла Каюм улы Байкеевның турында сөйлим. Күрсәткән батырлыклары өчен ул «Батырлык өчен», «Сугышчы-интернационалистка Рәхмәтле Афган халкы исеменнән», II һәм III дәрәҗә «Фидакарь хезмәт өчен», III дәрәҗә «Хәрби хезмәттәге казанышлары өчен», «Саур революциясенә 10 ел» медальләре, шулай ук СССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.
Батыр, матур ир-ат Темников районы Айкеево авылында туган, Аксёл-Аксел урта мәктәбен тәмамлаган. Хәзерге вакытта гаиләсе белән Русское Тювеево авылында яши. Гаиләдә алар дүрт бала булып үсәләр: өч абыйсы һәм сеңлесе була. Әтисе - Каюм Ибраһим улы, Фин һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләрнең берсе.
Ахмәдулла Каюм улы мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1962нче елда, Совет Армиясе сафларына алына. Көнбатыш Казахстандагы ПВО гаскәрләрендә - Форд Шевченкода хезмәт итә. Станциядән ерак түгел Юста Бистәсе (Калмыкия) урнашкан була. Биредә, авыл клубында, Ахмәдулла Зифа исемле чибәр кыз белән дә танышырга өлгерә. Яшьләрдә хис-тойгылар уяна, сигез айдан алар өйләнешәләр.
Зифа Ибраһим кызы, Элистада педагогика училищесын тәмамлап, җирле мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. Ул ун бала тәрбияләнгән күп балалы гаиләдә туа. Әнисе Маһирә Әхмәд кызы, «Герой-Ана» медале белән бүләкләнгән, әтисе Ибраһим Давыд улы Умеров, РСФСРның атказанган укытучысы, Ленин ордены кавалеры. Зифа Ибраһим кызы тумышы белән Әстерхан өлкәсеннән, Сиитовка авылыннан. Бүген Сиитовка урта мәктәбе аның әтисе исемен йөртә. Ахмәдулла Каюм улы Байкеев үзенең тормыш юлдашын бик ярата һәм аның турында шатланып болай дип йөртә: «Хатыным, хуҗабикәм, ул минем өчен иң-иңнәрдән дә яхшы!» Ә ул чакта, өч ел хезмәт итеп, ул сверхсрочник буларак артык вакытка хезмәттә кала. Локатор станциясе начальнигы һәм рота старшинасы булып хезмәт итә. Ике елдан соң аны Грозный шәһәренә, прапорщиклар мәктәбенә белем алырга дип җибәрәләр.
Генерал Алексеев җитәкчелек иткән зур Ставрополь каналы төзелешендә катнашу аның тормышында яңа этап булып тора. Аннан соң - Германия, Магдебург шәһәрендә; анда 5 ел мотоукчылар гаскәрләрендә, дәүләт чиген ябу полкында, аннан соң - Балтыйк буе, Калининград шәһәрендә хезмәт иткән. Биредә армия штабында КП взводы командиры була.
Бу вакытта Афган сугышы бара. Сугыш аның тормышында аерым урын ала. 1943 елда туган Ахмәдулла Каюм улы малай-шалай булып түгел, ә олы яшьтәге кеше буларак, Афганстанда барган сугышка ике елга эләгә.
Таулар һәм түбә өстендәге күк, шартлаулар, атучылар... алар хәзер дә аның хәтерендә. Күргәннәреннән әле дә котылу мөмкин түгел. Шул вакыт үлем каядыр янәшәдә йөри: кемнедер кичерә, ә кемнедер - юк. Бу Афганстандагы коточкыч, куркыныч, намуссыз сугыш күп кенә кешеләрнең язмышларын юкка чыгарды.
Кабул, Кандагар, Шиндант, Герад автобазаларында ягулык үткәргечен саклау. Алар алдында куелган бурыч - истребительләрне һәм вертолетларны ягулык белән тәэмин итү. Душманнар еш кына стратегик яктан мөһим объектны шартлаткан һәм аларны төзәтергә дип совет солдатлары бронетранспортерларда ашыгыч формада барганнар. Ә душманнар сугышчыларның ягулык үткәргечендәге тишекне төзәтергә килүләрен көтеп кенә тора булганнар. Һәм бу мизгелдә аларны гранатометтан һәм башка ату коралыннан атып торалар. Ахмәдулла Каюм улы шундый «ит тарткычта» булган кешеләрнең берсе. Бронетранспортер ватыклары аягын яралый; шул ук вакытта шофер, казак милләтле Юсуповның кулын өзә. Мондый имгәнүләр сирәк булмый торган булган шул вакытта. «Рейдларга йөрдек, - дип искә ала Ахмәдулла Каюмович, - адым саен фаҗига көтеп торды, сагалады, чөнки тауларда бандит формированиеләре күп иде». Ә өендә гаиләсе - хатыны һәм ике баласы көтеп торды. Кызы Галия, 10 сыйныфта укый торган иде, ә улы Таһир, армиядә хезмәт итте. Бу елларда Ахмәдулла белән Зифа хат язышуны бик актив алып бардылар. Һәр хатта да бер-берсен чын күңелдән яратулары турында яздылар. Аерылышуны бик авыр кичерделәр алар. Зифа Ибраһим кызы әле дә бу хатларны кадерләп саклый.
Ахмәдулла Байкеев Афганстанда булганда, әтисе Каюм вафат була. Улын җирләүгә җибәрәләр. Мәскәүдә аны хатыны һәм балалары каршы ала. Ә җирләнгәннән соң, тагын бер кат аерылышу, янә Афган!
Мордовияга, Темников районындагы ту-ган  урыннарына, 2001 елда гына хезмәт итеп кайткан язма героебыз. Һәр ел Совет гаскәрләрен  Афганстаннан  чыгару көннәрен күңелендә зур горурлык хисе белән каршылый, чөнки гаиләгә әйләнеп кайткан, исән калган язмышка рәхмәтле. Ахмәдулла Каюм улы Байкеевның мактауга лаеклы хезмәтен Ватаныбызның билгеләп үтүе белән якташлары да горурлана. Ә Ахмәдулла Каюм улы Байкеевка бигрәк «Батырлык өчен» медале кадерле, һәм бу аңлашыла да: Бөек Ватан сугышы ел-ларында нәкъ менә шушы медаль фрон-товикларның яраткан бүләкләре булды.

Наилә НАСЫРОВА әзерләде