Аксёново – Мордовиянең Ләмберә районындагы татар авылы. Саранскидан 10 км төньяк-көнчыгышка таба Саранск – Самара трассасы буенча Елшанка елгасы буенда урнашкан. 2019 елда 350 еллык Юбилей бәйрәмен Сабантуй көнендә үткәрде.
Аның исеме-антропоним, диелә Википедиядә: «1669-1670 елларда Атемар унлыгында» Сюнбайко Аксёнов Саранск өязендә рейтар булып хезмәт иткән, биредә җире булган. Аксёновлар зур, чәчәк атучы авылга нигез салучылар булып чыга. Тагы бер версия буенча – ак су сүзләреннән авыл исеме барлыкка килгән. «Арсланова (Байметова) Астма Сафиулла кызы (1903 елгы) хикәяләре буенча, Аксёново – ак су, дигәнне аңлата, дип язылган «Академик сүзлек»тә. Тагы шундый мәгълумат та игътибарга лаек. Авылдагы риваять буенча, Әхсән бабай бу авылга нигез салучы, дип тә сөйли Аксёново картлары.
«Пенза губерниясының торак урыннары исемлегендә» (1869 ел мәгълүматлары буенча) Аксёново – Саранск өязенең 83 ишегалдылы авыл. 1917 елга биредә ишегаллары саны 213кә кадәр арткан. Авыл общинасы 1306 җанны берләштергән. 1930 нчы еллар башында Чапаев исемендәге совхоз оештырыла. Авылның заманча инфраструктурасында – урта мәктәп, клуб, китапханә, кибетләр, медпункт эшли.
Аксёново авыл җирлеге территориясендә беренче колхозлар 1930 елда оеша. Болар – «Кызыл дулкын» һәм «Кызыл юл». Бу хуҗалыклар «Алга»  колхозына берләшә һәм төрле елларда Хасян Абдрашитов, Калимулла Байметов, Хаким Мишаев, Закарья Бикмаев, Кадир Ахметов, Билял Батряков җитәклиләр. 1973 елда Ләмберә комсомол райкомының беренче секретаре Шагидулла Сюбаевка Аксёново авылында авыл хуҗалыгы предприятиесен җитәкләргә тәкъдим ителә. Озакламый «Чапаев» исемендәге берләштерелгән хуҗалык барлыкка килә һәм бу совхоз җитештерүен дә киңәйтә: яңа төзелгән дүрт ишегалдында 410 баш мөгезле эре терлек (280 баш сыер) асрый башлыйлар. Кыска гына вакыт эчендә биредә остаханә, административ бина, спорт залы булган клуб, 140 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелә. Эшчеләр саны 120 кешегә кадәр арта. Совхозны үстерү юлында ат үрчетү һәм суган үстерү – алга таба адым була: хуҗалык 200 мең сумга кадәр чиста табыш ала башлый. Совхоз акчасына 60 фатирлы ике йорт һәм мең тонна бәрәңге саклау урыны, бозаулар белән сыерлар абзарлары төзелә, Аксёново – Татар Тавла – Атемар юлын төзекләндерәләр.
Югары җитештерү күрсәткечләре өчен күп кенә хуҗалык хезмәтчәннәре орден һәм медальләр белән бүләкләнә. Алар арасында сыер савучы, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры Хәсибә Синятулла кызы Янгаева, Почет Билгесе ордены кавалеры Мянсура Хәмзә кызы Абдуллова бар.
Заманалар алга атлаган саен, Аксёновода да үзгәрешләр арта. 2002 елда Рафик Айяс улы Фетхуллов җитәкчелегендәге «Юлдаш» крестьян-фермер хуҗалыгы уңышлары турында башка регионнар да хәбәрдар. Бу предприятие күп кенә аксёноволыларны эш урыннары белән тәэмин итә, авыл өстендә барлыкка килгән мәсьәләләрне чишәргә, бәйрәмнәрне оештырырга да матди яктан ярдәм итә.
- 1600дән артык кеше яшәгән авылыбыз тырыш кешеләргә бай. Бүгенге көндә КФХ «Юлдаш» хуҗалыгы уңышлы эшләп килә; ярдәмен тоеп яшибез. Мәсәлән, төрле килеп чыккан проблемаларны чишәргә, милли мәдәниятны үстерергә ярдәме өчен КФХ «Юлдаш» җитәкчесе Рафик Айяс улы Фетхулловка халкыбыз рәхмәтле. Тагы ит үстерү һәм сату эшләре белән шогыльләнгән утызлап шәхси эшмәкәребез бар. Өч йөзләп эре мөгезле хайван үстерәләр, итен-сөтен саталар. Җиһазланган мал-туар бугазлау урыннарыбыз эшли. Маллар үрчеткәндә килеп чыккан проблемалар булгалый, мәсәлән, навозын кая ташырга дигәне. Кечкенә, әмма хәл итүне таләп итә, – дигән мәгълуматны авыл администрациясе җитәкчесе Айса Җәфәр улы Юсупов җиткергән иде.
Авылда рухи традицияләрне, туган телне саклауга бик сак карыйлар. Шунысы куанычлы, Аксёново гаиләләрендә татарча сөйләшәләр. Урамнарда, учреждениеләрдә татар сүзе даими ишетелеп тора, әнисенең сөте белән сеңдерелгән шундый матур авазлары белән ишетелә. Бу сакраль кыйммәтләрне саклап калуга өлкәннәрне хөрмәт итүгә һәм хөрмәтләүгә, хезмәт сөючәнлеккә һәм үзара ярдәмгә нигезләнгән гаилә һәм мәктәп (үткән 2021 елда ике катлы яңа урта мәктәп эшли башлады: татар теле һәм әдәбияты өйрәнелә), шулай ук соңгы дистә елларда үз рухи чыганакларын актив торгызу процессы барган җәмгыять ярдәм итә.
Борынгы заманнардагы кебек үк, авыл мәчетләре дә рухи һәм рухи чистарыну сагында тора. Инкыйлабка кадәр Аксёновода өч мәчет була. Аларда өч башлангыч мәктәп эшли, документлар да татарча язылган. Хәзер дә Аксёновода өч мәчет эшли; аларның ишекләре дин тотучылар өчен һәрвакыт ачык. Менә шундый ул Аксёново дигән хезмәт яратучы татарлар авылы.

Наилә НАСЫРОВА