Бәйрәм турында Татар Лунданыннан Галия Чинакаева сөйли.
- Кыр корбаны бәйрәмен безнең әби-бабаларыбыз ихтирам иткән һәм, гадәт буенча, авылыбызда ул ел саен йә май аенда, йә булмаса, җәй башында үтеп килә.
Бәйрәм дога кылу белән башлана, аннары Аллахы Тәгаләдән уңыш мул булып үсүне, дөньяларда тынычлык булуны, табигатьнең рәхимле булуын сорап, корбан бугазлана. Гадәт буенча, бу көнне өйләребездә, хуҗалыкта бернинди эшләр үтәлми. Бу бәйрәм алдыннан аксакалларыбыз, әбиләребез өч көн беррәттән авылыбыз яны кырына намаз укырга чыгалар. Өченче көнне, намаздан соң, корбан бугазлыйлар. Итеннән, урнашылган гадәт буенча, халыкны сыйлау максаты белән, салма пешерәләр.
Әйтеп китәргә кирәк, Татар Лунданында мулла да, мәчет тә юк, шуңа барлык ислам дине елаларын күрше Кочетовка-Чатока авылы мулласы – Вахит хазрәт Немешев башкара.
Кыр корбанына авылыбызның яше-карты җыела дисәк тә ялгышмабыз дип уйлыйм. Авылдашларым шушы олы милли бәйрәмебезне бергә-бергә әзерли, хәтта Мәскәүдә, Питерда яшәүче якташларыбыз да сәдака җибәреп бәйрәмдә читтән торып катнаша. Бәйрәмебезне хөрмәт итеп, башка милләт кешеләре дә, оештыру өчен, акчаларын биреп киләләр. Шул акчаларга корбан итәр өчен сарык алабыз, аннары казаннарда ит, салма пешереп бар кунакларны сыйлыйбыз. Кырга, Кыр корбаны бәйрәменә килә алмаган картларыбызга, аш-суны өйләренә илтеп бирәбез.
Дини таләпләр буенча, корбанның сөякләре белән тиресен җиргә күмәбез.

Фото: Диляра Утимишева