«Авыл хуҗалыгы – безнең өчен икътисадның стратегик тармагы, – ди Мордовия Республикасы Башлыгы Артём Здунов. - Һәм ул тотрыклы һәм динамик үсеш үрнәген күрсәтә. Узган ел, пандемия булуга карамастан, авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 106,2% тәшкил иткән. Дәүләт ярдәме белән республикабыз, төп продукция төрләре җитештерү буенча, лидер-төбәкләр арасына керә».

Авыл хуҗалыгы производствосындагы уңышлар барыннан да элек хезмәтчәннәрнең фидакарьлегенә бәйле.Үз һөнәрләренә тугры булган чын осталар көч куйган җирдә эш тә җайлы бара. Нәкъ шулай Мордовиянең өч зур татар авылларының берсе булган Рузаевка районы Татар Пешлә авылы хуҗалыкларында. Сүз, классик язучыбыз Шәриф Камалның якташы, Мордовия Республикасы Почетлы грамотасы белән бүләкләнгән «Дубинников Р.Б.» крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Раис Бартан улы Дубинников һәм аның дәвамчылары турында. Раис Бартан улы Рузаевка районы Татар Пешләсе авылында ит, сөт җитештерә, бөртекле культуралар үстерә.
Раис Бартан улы лаеклы киләчәк буын да тәрбияли; җирне яратуын балаларына бүләк иткән ул. Руслан белән Рашид уллары – механизаторлар. Алар да халыкны туендыручы җир-ананы яраталар. Руслан Раис улы мәктәп елларында ук әтисе хуҗалыгында булышып йөри. Аннары, техниканы үзләштерү максаты белән, тиешле белемне Рузаевка политехника техникумында ала. Бүген ул теләсә нинди транспортта – трактор булсынмы, комбайн, КАМАЗ машиналары руле артында җир сөрә, игенне эшкәртә, ура-суга-җилгәрә, саклау урыннарына да кертеп куя, халыкка да җиткерә. Күптән түгел кырларда чәчү эшләрен йомгаклап, өстәмә тукландыру, эшкәртү эшләрен алып барды Руслан Раис улы. Авыл хуҗалыгында еллар берберсенә охшамый, диләр. Иртә килгән яз кырларга иртә алдап чыгарса да, аннан соңгы һава торышы шактый борчылырга сәбәпче булды. Эшне көнләп кенә түгел, сәгатьләп үзгәртергә мәҗбүр итте. Шушы шартларда, мөмкинлек булганда, быел Руслан Раисович 500 га җиргә бодай, арпа, солы, вика-солы чәчкән. Чын мәгънәсендә көнне-төнгә ялгап эшләгән тракторчы-механизаторлар хезмәте алдында баш иярлек. Менә шушы шартларда хезмәтен дәвам итә Руслан Дубинников: мул уңыш алыр дип ышана.
Әйтеп китәргә кирәк, Мордовиядә «кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе» төбәк проектын тормышка ашыру буенча зур эш алып барыла. Төбәк проектын гамәлгә ашыруга 118 999,0 мең сум күләмендә финанслау каралган. Проект өч юнәлештән тора. Беренчедән, бу «Агростартап» грант ярдәме. Икенчедән, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына субсидияләр. Һәм өченче - компетенцияләр үзәкләренә авыл хуҗалыгы кооперациясе һәм фермерларга ярдәм итү өлкәсендә агымдагы эшчәнлекне гамәлгә ашыру өчен субсидияләр. Шулай, Руслан Раис улы да «Агростартап» грант кысаларында Мордовия агропромышленность кадрларын яңадан әзерләү (переподготовки) институтында түләүсез белем ала. Шул укуның нәтиҗәсендә грант яуласа – киләчәктә фермер булырга җыена ул.
Руслан Раис улы Дубинников кызыклы һәм чын мәгънәсендә шәхес. Бу кеше характерында ярдәмчелелек, эшне ярату сыйфатлары белән бергә, алдына куйган максатына ирешү белән башкалардан аерылып тора. Тагы җирне ярата ул. Иртәнге таңнан кичке кояш батканга чаклы иген-кырларында, сихерче төсле, уңышның зурысын җыю өчен тырыша. Җәмгыять эшенә дә вакыт таба ул. Рузаевка районы Татар Пешләсе авыл җирлеге Советы депутаты да.
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле хезмәте, 2022 елның язгы кыр эшләре чорында югары нәтиҗәләргә ирешкән, эштә уңган-булган Руслан Раисовичның гаиләсе дә бик тә матур: тормыш иптәше Галия Раисовна, Татар Пешлә администрациясендә баш бухалтер булып хезмәт итә, уңган-булган хуҗабикә; кызлары – туган авылы мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Диляра, Зариналары 1 сыйныфта белем ала, ә Амиралары Татар Пешлә балалар бакчасына йөри. Руслан Раис улы, тормыш иптәше Галия Раис кызы әйтүенчә, пәрәмәч, мантый ярата. Ир-атлар шулай инде шул...
Язма геройларым язмышларын илебез халкын, якташларын тукландыруга багышлаганнар, тормышларын кыр хуҗалары буларак үткәрәләр. Хезмәтегез хөрмәттә сезнең һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт итү берсүзсез авыр. Теләсә кемнең, теләсә нинди кешенең җилкәсе түздерә дә алмый. Шуңа ирешкән уңышларыгыз, кыр хуҗалары, кадерле.

 

Наилә НАСЫРОВА