Румия Юнер кызы Иштрякова сигез елдан артык Кадошкино поликлиника бүлегендә процедура кабинетын җитәкли.
- Шәфкать туташы булуыма үкенмим, -ди Румия Юнеровна.
Шәфкать туташы булу – ул бер нәрсә, ә процедура кабинеты шәфкать туташы булу – икенче. Зур түземлелек, төрле пациентлар белән эш итәргә күп осталык сорала, чөнки һәрбер авыру үзенә игътибарлылыкның зурысын, белемнең – әйбәтен үзендә тоярга тели. Көненә 70кә кадәр кан алу процедурасы үтә икән Румия Юнер кызы кулы аша. Килгән пациентларны иртәгә калдырырга ярамый бит! Кыенлыгы - аерым (специализированный) бүлек булмавы. Өстәвенә биредә канны өстәмә тикшерү үткәрү өчен дә алына. Конечно, кем бу профессияне сайлый, башкача булдыра да алмый; үзендә барлык уңай якларны гына туплаган шәфкать туташы гына хезмәтен тиешенчә үткәрә ала.
Бу профессия шәфкатьлелек, яхшылык һәм ярдәмчелек таләп итә. – Шәфкать туташы профессиясен мин теләп үзләштердем, - ди Румия Юнер кызы. – Урта мәктәпне тәмамлап  тормыйча, Казан  шәһәренә белем алырга дип юл тоттым. Анда медицина училищесына укырга кердем. Апамда яшәргә туры килде. Ул минем беренче укытучым, остазым да булды. Шул вакыт апам шәһәр шифаханәсендә терапевт булып хезмәт итә иде. Профессиямнең нечкәлекләренә анардан өйрәндем дә инде. Мин бервакытта да шундый профессия сайлавыма үкенмәдем һәм үкенмим дә.Һәрвакыт кешеләргә ярдәм итү теләге шуңа сәбәп булгандыр да инде.
Казанда укуны тәмамлагач, Румия Иштрякова башта медсанчастьтә эшли, соңыннан – шәһәр шифаханәсендә. Ә туган ягына якыннарын күрергә дип кайткан очракның соңгысында,  язмышым аны, тормыш иптәше белән Таджикистанга юллады. Анда ул чикле күрүче балалар мәктәп-интернатына хезмәткә урнаша. Бәлкем, шул факт профессиясенә тагы да бәйләгәндер үзен. Ул бу оешмалар башка күзлек астыннан дөньяга, профессиягә карарга мәҗбур итә дип саный.
Коллегалары аны үз вазифасына зур җаваплылык белән караганы, ярдәмчеллегенә, тормышка оптимистик карашта булуына яраталар, хөрмәт итәләр. Аның мөлаем елмаюы, кеше хәленә кереп, кирәккәндә җылы сүз таба белүе пациентларына дәвалану процессындагы авырлыкларны җиңел үтәргә ярдәм итә. Ә бит медицина хезмәткәренең елмаюы - дару, ягымлы сүзе – шифа. Шундый булып калу өчен, эштән арып кайткан чакларда хобби – чәчәкләре белән шогыльләнә Румия ханым. Алар бар киеренкелекне югалта, көч өсти; ак халатлы шәфкать иясе булып калырга ярдәм итә.

Н.Хәлил