Һәр милләтнең үз бәйрәмнәре бар. Мөселман календаре буенча татар халкының дини бәйрәмнәреннән иң зурлары- Ураза гаете һәм Корбан бәйрәм. 25 нче июньдә ислам дөньясында иң олуг бәйрәмебез - Ураза бәйрәмен каршыладык.  Ә инде икенче июльдә Ломат авылында Рамазан аеның тәмамлануына багышланган  авыл бәйрәме узды.
Бу чараны авылыбызның  имамы Мусин Раиль Ряхим улы һәм культура эшчеләре оештырды. Мәҗлескә районнан һәм республикадан кунаклар җыелды. Кадерле кунагыбыз, безнең якташыбыз, Мордовия татарларының «Якташлар» милли-мәдәни җәмгыяви автономия җитәкчесе, Мордовия  Госсобрание социаль сәясәт комитеты председателе Рафаиль Зәкиевич Аширов барыбызны да бәйрәм белән котлады һәм бик күп җылы сүзләр әйтте. «Кадерле дуслар, сезгә чын күңелдән игелек, тынычлык һәм иминлек телим! Безгә төрле милләтләр һәм диннәр арасындагы бабаларыбыз васыять итеп калдырган дуслыкны сакларга, тынычлыкны һәм татулыкны ныгытырга кирәк. Киләчәк көннәргә ышаныч белән карыйк, газиз Мордовиябыз, Ломатыбыз хакына, үзебезгә хас тырышлык белән, җаваплык тоеп эшлик», - диде ул.
Районыбызның башлыгы Плешаков Сергей Геннадьевич җыелган халыкны бәйрәм белән котлады. Ломат авылының югалып калмавын һәм гөрләп алга баруын теләде.
Раиль Рәхим улы Мусин барчабызга да изге теләкләр теләде. Рәхмәт кәгазләре һәм бүләкләр белән хөрмәтле кунакларны - Р.З.Ашировны, С.Г.Плешаковны, Н.В.Карасевны һәм актив мәдәният эшчеләрен котлады. Бар көчләрен мәдәният хезмәтенә багышлаган Ломат авылыбыз хезмәткәрләре Гелдүсә Шакир кызы Шабанова белән Венера Фәрит кызы Яхеева бүләкләнделәр. “Әлеге якты һәм изге бәйрәм – безнең борынгы бабаларыбызның бай рухи мирасының аерылгысыз өлеше. Без – мөселманнарга, һәрвакыт диннәргә тигез карап, күршеләр белән дустанә яшәү хас. Бу күп гасырлар аша килгән кыйммәтләр – безнең горурлыгыбыз һәм уртак байлыгыбыз. Аларны без сакларга һәм үсеп килүче буынга тапшырырга тиешбез”, - диде ул.
Чыгыш ясаучылар күп булды. Алар арасында эшмәкәребез Раимов Ринат Рафик улы. Ул, үзенең туып үскән Ломат авылы белән горурланып,  җәмәгатькә аяз күк йөзе, ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар теләде.
Бу көнне төрле-төрле конкурслар булды: көрәш, штанга күтәрү, футбол матчы Кочкурово һәм Ломат командалары арасында һәм башка милли уеннар уйналды. Көрәштә җинүчеләребезнең берсе булган Алмаевны атап китәргә булдым. Футболда Кочкурово спорт-сменнары беренче булса да, командаларында татар милләтле якташларыбыз байтак. Җиңүнең өлеше безгә дә тия дияргә мөмкин. Балалар өчен батутлар оештырылган иде. Рәхәтләнделәр дә инде алар!
Бәйрәм булгач, сые да бар кунакчыл татарларыбызда. Барчабыз да тәмле плов, кайнар чәй, төрле ризыклар белән сыйландык.  
Читтә яшәгән авыл кешеләре дә, бу көнне туган якларына кайтып, җан-нарына тынычлык таптылар. Бәй-рәмнән халык күтәренке кәеф һәм оештыручыларга рәхмәт хисе белән таралышты.

Альфия Узбякова