Матбугат Үзәгендә «Бала туганда гаиләләргә финанс ярдәме күрсәтү» республикабыз «Демография» милли  проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышуда Мордовия Республикасы социаль яклау, хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү министры урынбасары Светлана Шувалова, министрлык бүлекләренең җитәкчеләре урынбасарлары Елена Пашина, Вера Ботина, Екатерина Горбунова һәм Мордовия Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белгече Ольга Косынкина катнаштылар. Светлана Ивановна Шувалова сүз-ләренә караганда, «Бала туганда гаиләләргә финанс ярдәме» дигән Республика проектының төп максаты – бала тууны федераль һәм республика бюджетларыннан финанс-лау ярдәмендә, ЭКО процедурасын түләүсез узу мөмкинлеге бирү хисабына арттыру. Мордовия Республикасы Дәүләт Җыелышына юлламасында республикада туучылар санын арттыру өчен «комплекслы якын килү кирәк – лаеклы хезмәт хакы, арзан торак, яхшы мәгарифе һәм медицинасы булган эш урыннары булдырудан алып, үсеш алган социаль һәм ял инфраструктурасына кадәр», дип ассызыклады.
«Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында бурычлар комплексын хәл итү күздә тотыла.
«Без дәүләтнең финанс ярдәме тормыш циклының төрле этапларында тигез булырга тиешлеген һәм баланың тууын стимуллаштыруда гына түгел, ә алга таба аны тәрбияләү процессында ярдәм күрсәтелергә тиешлеген аңлыйбыз, – дип пресс-конференциядә белдерде Светлана Ивановна. – Моның өчен социаль хезмәт күрсәтү системасын һәм балалы гаиләләргә финанс ярдәмен үстерергә кирәк. Без балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең баланслы системасы һәм халыкның керемнәре үсешенә юнәлдерелгән сәясәт аркасында туучылар саны тот-рыклы югары нәтиҗәләр күрсәтелер дип өметләнәбез».
Киңәшмәдә шулай ук беренче бала туганда айлык пособие түләү мәсьәләсе дә каралды. 2018 елның 1 январыннан беренче бала туганда (уллыкка алынганда) гаиләләргә айлык түләүләрне күздә тотучы федераль закон үз көченә керде. Мордовиядә ул 13 698 сум тәшкил итә. Шулай итеп, әгәр алдагы 12 айда өч кешедән торган гаиләнең уртача айлык кереме 41 094 сумнан артмаса, алар айлык түләүгә хокуклы. Түләү Мордовия Республикасында алдагы елның 2 кварталы өчен яшәү минимумы күләмендә бирелә, ул 8924 сум тәшкил итә. Светлана Ивановна Шувалова аңлатканча, законга кертелгән үзгәрешләр нигезендә, 2020 елда мохтаҗлык күләме яшәү минимумының 2 тапкыр зурлыгына кадәр арттырылачак; бу әлеге түләүне күбрәк гаиләләргә алырга мөмкинлек бирәчәк.
«Ай саен түләү билгеләү өчен гаризаны беренче бала туганнан соң ел ярым вакытның теләсә кайсы аенда бирергә мөмкин. Бала туганнан соң беренче алты ай эчендә мөрәҗәгать иткән гражданнарга түләү баланың туган көненнән бер елга кадәр билгеләнәчәк, – дип ассызыклады Вера Викторовна Ботина. - Әгәр мөрәҗәгать алты айдан соң булса - түләү гариза бирелгән көннән соң билгеләнә. Балага бер ел тулгач, гариза белән кабат мөрәҗәгать итәргә кирәк».
Матбугат конференциясе барышында билгеләп үтелгәнчә, 2012 елның 1 январыннан Мордовиядә өченче һәм аннан соң туган (уллыкка алынган) бала өчен Республика (гаилә) капиталы түләнә. Хәзерге вакытта аның күләме: өченче бала туганда (уллыкка алынганда) 125 270 сум, дүртенче бала туганда (уллыкка алынганда) 150 324 сум, бишенче һәм аннан соңгы балалар өчен 187 906 сум тәшкил итә. «Башка төбәкләрдән аермалы буларак, Мордовиядә республика капиталы вакыты чикләнмәгән, – дип билгеләп үтте Елена Владимировна Пашина. - Шулай ук хатын-кыз һәр бала туган өчен республика ана капиталын алырга хокуклы, ягъни бер тапкыр гына түгел». Ана капиталы акчалары гаиләнең яшәү шартларын яхшыртуга, бала белем алуга, әнисен пенсия белән тәэмин итүгә юнәлдерелә. Республика ана капиталы турындагы законны тормышка ашыру чорында 7 меңнән артык сертификат бирелгән, соңгы 5 елда Мордовиядә күп балалы гаиләләр 2 меңгә арткан. Хәзерге вакытта республикада 6 меңнән артык күп балалы гаилә бар.
- Мордовиядә программа гамәлгә ашырыла, аның нигезендә һәр бала тууы (уллыкка алынуы) өчен ипотека кредиты шактый күләмдә ябыла. Мәсәлән, беренче бала туганда (уллыкка алынганда) кредит калдыгының гомуми суммасы 10% ка, икенче бала туганда (уллыкка алынганда) – 10% ка, өченче бала туганда – 30% ка, ә дүртенче бала туганда (уллыкка алынганда) бурыч тулысынча бетерелә, - ди Екатерина Юрьевна Горбунова. Аның сүзләренә караганда, 2016-19 елларда 360 гаиләгә ипотека кредиты түләргә социаль түләүләр бирелгән, шул исәптән 41 гаиләнең кредиты тулысынча ябылган.
Фертиль яшьтәге хатын-кызларга медицина ярдәмен күрсәтүнең үтемлелеген һәм сыйфатын арттыру турында Мордовия Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белгече Ольга Вячеславовна Косынкина сөйләде. Мәҗбүри медицина иминиятенең база программасы хисабына 2019 елдан 2024 елга кадәрге чорда мәҗбүри медицина иминияте акчалары исәбеннән кимендә 4110 ЭКО (шул исәптән 2019 елда – 640) процедураны үткәрү планлаштырыла, дип аңлатты.
Мордовиядә шул чаралар ярдәмендә демография ситуациясен үстерү һәм сәламәтлек саклау дигән хөкүмәт программасы тормышка ашырыла.

Наилә Насырова