Казанда 29нчы июньнән 1нче июльгә кадәр үткән Россия Федерациясе төбәкләре милли мәгариф ку-раторларының, укыту татар телендә алып барыла  һәм  татар теле өй-рәнелә  торган мәгариф оешмалары җитәкчеләренең, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинар- киңәшмәсендә Мордовия Республикасыннан делегация булып кайтты. Чарада 150 кеше  24 регионнан катнашты. Шул исәптән, Мордовия Мәгариф министрлыгы белгече Н.В.Салмова, Ләмберә районы мәгариф бүлеге методисты Л.А.Муртазина, Ләмберә районы Пензятка урта мәктәбе укытучысы Р.М.Юмаева, шул ук районның Татар Тавла төп мәктә-бе укытучысы А.Ф.Муртазина, Черемиш төп мәктәбе укытучысы Ф.Ф.Боярова, Кадошкино районы Латышовка урта мәктәбе укытучысы С.Р.Поташова, Ромоданово районы Белозерье урта мәктәбе укытучысы Л.Р.Манеева иделәр. Казанга җитеп урнашкач, шәһәр буйлап сәяхәт иттек. Аннары Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында “Хуш авылым” дигән спектакльны карадык. Икенче көнне Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының алтынчы урта гомуми белем бирү мәктәбенә бардык. Анда безне “Без төрле, әмма без бергә!” дигән музыкаль композиция белән “Сөембикә” хореография коллективы сәламләде.
Мәгариф оешмасы эшчәнлеге турында, укыту-тәрбия процессы  һәм мәктәпнең матди-техник базасы белән таныштык. Уку кабинетларын карадык; үзебездә булган кабинетлар белән чагыштырдык.  “Туган тел - халык байлыгы” дигән презентация (татар телендә музы-каль-шигъри композиция) кулланып, татар теле һәм әдәбияты укытучылары эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. “Юбилеегыз белән, безнең Тукаебыз!”  Габдулла Тукайның 135-еллыгына багышланган иҗат эшләре күргәзмәсен карадык. Мордовия делегациясе вәкил-ләре, төрле мастер-классларда катнашып, укучыларга ана телләрен һәм татар әдәбиятын укыту процессында яңа алым һәм күңекмәләрне булдырып белем би-рү турында сөйләдек.
Семинар программасы бик тыгыз һәм тирән эчтәлекле булды. Яңа Кырлай авылындагы әдәби-мемориаль музей комплексында да булдык. Тукаебыз яшәгән йортны, бакчаны, чишмәне күрдек. Бу мәгълуматларны укучыларыбызга нечкәлекләре белән җиткерербез дип уйлыйм.
“Г.Тукай исемендәге педагогика көл-лияте” дәүләт автономияле һөнәри белем бирү учреждениесендә, милли кадрлар әзерләү Үзәгендә булдык.  Аның эше белән таныштык. “Әлифба”  музеенда иң беренче татар телендәге әлифбадан башлап хәзерге көнгә кадәр бастырылган дәреслекләр җыелган. Шу-ны бик җентекләп карадык. Әлбәттә, биредә татар телендә генә түгел, башка телләрдә бастырылган әлифбаларны да күрергә була. Көнебез уңышлы үтте.
Шундый матур иттереп оештырылган  семинар-киңәшмәбез пленар утырыш белән тәмамланды. Татарстан респуб-ликасы Мәгариф һәм фән  министры Һадиуллин Илсур Гәрәй улының котлау сүзләрен һәм тагын бик кызыклы чыгышлар тыңладык. Укытучыларны бүләксез калдырмадылар. Мордовиядән Кадошкино районы Латышовка урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып озак еллар тырышып хезмәт иткән Поташова Светлана Равил кызы Мактау Грамотасы белән бүләкләнде.
Казаннан көч-дәрт, илһам, матур хис-ләр, тәҗрибә уртаклашып, җыеп кайттык. Мәктәпләрдә туган телебезне Алла Тагалә укытырга насыйп итсен иде. Татарстан татар телен укыту, белү, саклап калыр өчен бик күп чаралар үткәрә. Без, укытучылар, чараларда шатланып катнашабыз.

Равза ЮМАЕВА