Әссәламү га-ләйкүм вә рәх-мәтуллаһи тәгалә вә бәрәкәтүһ! Форсаттан кулланып шәхсән үзем һәм Рәсәй Дәүләте мө-селманнарының Үзәк диния нәзарә-те идәрәсендә булган Мордовия Җөмһүрияте мөселманнарының Региональ диния нәзарәте исеменнән һәммә-һәммәләрегезне киләсе Ид-әл-Әдхә Курбан гаете бәйрәме уңаеннан ихлас калбемнән тәбрик итәм! Аллаһы Раббыбыз шушы Зөлхиҗҗә ае-ның ун көнендә һәм тәшрик көннәрендә кылган бөтен изге гамәлләребезне кабул әйләсен! Аллаһы Тәгалә ил көннәребездә тынычлык, иминлек бирсен һәм бөтене-безгә дә зур уңышларга ирешергә насыйп итсен! Мал-мөлкәтебезгә бәрәкәт вә сәкинә, тән әгъзаларыбызга сәламәтлек, калебләребезгә тынычлык бирсен, иманнарыбызны нур зиннәтләре белән зиннәтләп көч-көдрәт һәм куәт биреп тагы да изге гамәлләр кылырга насыйп әйләсен, бөтен изге хыялларыбызны, яхшы теләкләребезне тормышка ашырып ике дөньяның бәхетенә, рәхмәтенә һәм сәгадәтенә ирешүләребезне насыйп әйләсен! Һәм Мордовия Җөмһүрияте мөселманнары җөмләсен дә берләш-терсен, әмин!
Зур ихтирам, дога һәм сәламләр белән, Рәсәй Дәүләте мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте идәрәсендә булган Мордовия  Җөмһүрияте мөселманнарының Региональ диния нәзарәте җитәкчесе вазыйфасын үтәүче Рафаэль Сираҗеддин улы Манюров.