2 июльдә Ләмберә районы Аксёново авылында гаять зур масштабта XII Бөтенроссия авыл Сабантуе узды. Бәйрәмдә бөтен Россиядән бик күп кунаклар катнашты, шулай ук Мордовия Республикасының барлык районнары мәдәният хезмәткәрләре үз мәдәниятләрен тәкъдим итте. Бәйрәм кунакларын төрле милләтләрнең гореф-гадәтләре, көнкүреше, милли киемнәре, борынгы музыкаль инструментлары һәм әлбәттә, тәмле һәм төрле традицион ризыклары белән таныштырды. Һәрбер район белән берррәттән, Рузаевка районы Татар Пишләсе клубы хезмәткәрләре һәм иҗат коллективлары Сабантуйда актив катнаштылар һәм татар мәдәниятын лаеклы тәкъдим иттеләр. Мәсәлән, «Фестивальләр фестивале» сәхнәсендә «Авылым тавышлары» Беренче төбәкара татар җыры фестиваль-конкурсында «Матур кызлар» вокаль ансамбле олылар категориясендә II дәрәҗә лауреат булды, ә «Йолдызчыклар» вокаль ансамбле балалар категориясендә III дәрәҗә лауреат булды. Ансамбль җитәкчесе Н.А.Чалдаева.