Мордовиябездә үткән  Бөтенроссия авыл Сабантуенда милли көрәш буенча Татарстан спортчысы Раил Нургалиев җиңүче булды. Бу  - титуллы көрәшче: Раил Ринат улы – билбау көрәше буенча спорт мастеры, милли көрәш буенча атказанган спорт мастеры, күп тапкырлар Татарстан, Россия, Европа чемпионы, Дөнья Чемпионы, Муса Җәлил исемендәге турнирда күп тапкырлар җиңүче, Теләче Сабантуйларының тугыз тапкыр абсолют батыры, Казанда күп тапкыр Сабантуйлар батыры һәм Федераль Сабантуйларда ике тапкыр абсолют җиңүче.

Көрәш бәйгесендә Россиянең 25 регионыннан 8 үлчәү категориясендә йөзгә якын батыр көч сынашты. Барлыгы сигез җиңүче: Татарстаннан 4, Чуашстаннан - 2 , Ярославль өлкәсеннән - 1, Мордовиядән - 1. Аларга бүләкләрне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров һәм грек-рим көрәше буенча олимпия чемпионы Алексей Мишин супер-финалда 100 кг авырлык категориясендә җиңүче Булат Мусин һәм абсолют категориядә җиңүче Раил Нургалиев (110 кг) тапшырдылар. Икесе дә Татарстан вәкилләре.
Ярышларның баш хөкемдары тумышы белән Мордовиябездән грек-рим көрәше буенча олимпия һәм дөнья чемпионы Алексей Мишин иде. Мордовия көрәшчеләребез күпләп көч сынады. 1300 артык трибунадагы тамашачы алар өчен дә җан атты: йөзгә кызыллык китерми уңышлы чыгышлар төрле үлчәү категорияләрендә булдылар.
Раил Нургалиев «Лада Гранта» машинасын, тәкәне һәм Сочи курортына ике атналык юллама алып китте. Әйтеп китәргә кирәк, көрәш мавыктыргыч булды. Судьяларга эш җитәрлек иде: бер абсолют батыр исеменә бил алышуда гына да Раил Нургалиев бер сәгатькә якын көрәште. Аның көчле көндәшләренең берсе шулай ук Татарстан көрәшчесе Булат Мусин булды.
Җиңүче рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Хөкүмәтебезгә рәхмәт. Минем өчен җан аткан һәркемгә: хатыныма, балаларыма, тамашачыларга рәхмәт. Көрәш катлаулы булды. Без озак көрәштек. Әмма мин җиңү яуладым. Һәм мин бик шат», - диде 2022 елгы Сабантуйның иң көчле батыры.

 

Наилә НАСЫРОВА