Каберлек, зират (зәрәт-ләр), мазарлар - адәм баласының соңгы йорты. Аның яныннан узган һәр кеше бу дөньяның мәңге түгеллеген исенә төшерә. Вафат булган әби-бабаларыбыз, туганнарыбыз, кылган гамәлләребез искә төшә. Бүген яшәгән йортыбыз ничек чиста булса, зиратларыбыз да җыештырылган, аның кабер рәшәткәләре буялган, чәчәкләр утыртылган булырга тиеш. Моның савабы да әйтеп бетергесез.
Мордовия татарлары яшәгән авыллар җирле-гендә мәңгелек йортка карата булган игътибар көннән-көн арта бара. Халык тарафыннан да аларны төзекләндерү буенча һәр елны күп эшләр башкарыла. Ел саен бердәмләшеп өмәләр ясау гадәте бар. Зиратлар кипкән үләннәрдән, корыган куаклардан чистартыла, яңа коймалар тотуда игелекле кешеләр ядәм итәләр. Мәсәлән, һәр ел Атюрьево районы Тенеш (Татарское Тенишево), Кадошкино районы Большие Поляны (мәктәп укучылары, укытучылары белән бергә) зиратларында, авылларның эшкә яраган яше-карты субботникларга җыела. Бер сүз белән әйткәндә, авылда яшәүче һәр кеше бу эшкә үз өлешен кертергә тырыша. Тагы, дини бәйрәм алдыннан, күп авылларда туганнары каберлекләрен чистарту эше индивидуаль алып барыла. Сүз дә юк, һәрбер кеше туганнарының каберлеген караштыра, җыештыра, ә килеп җыештыра алмаучыларның?..
Ләмберә районы Аксен авылының яңа зираты һәрвакыт тәртиптә. Бу эштә эшмәкәр Рафик Айяз улы Фетхуллов, ике улы Рушан һәм Дамир белән күрсәткән хезмәтләренең, хөрмәтләренең өлеше зур. Аллаһы Тәгаләнең Рәхмәте булсын! Җитмәсә, мәетне күмү өчен кабер такталары, башказыктан башка (шәһәрдән алып киләләрме, авылданмы) зиратта бар. Аларны җыелган сәдака акчасының бер өлешенә алдан әзерлиләр. Зират өендә дә кирәк-яраклар әзерләнеп куелган. Ә аксенлыларның иске зиратларында яткан ата-бабаларын хөрмәт итә белүче аз. Зиратка барып керим дисәң, каберлеккә үтү өчен куак, үлән диңгезен гизәргә кирәк, еллар дәвамында череп беткән агач чардуганнар, башказыклар аунап ята; корыган агачлар бар күренешкә ниндидер тәртипсезлек өсти. Ләмберә районы Пунят (Иняты),  Ромоданово районы Ләбәжә (Алтар) зиратларының кайбер каберлекләре чистартылып тора, ә кайберләренең янына шулай ук үтү өчен бик тә тырышырга кирәк. Башка якларда шундый хәл бармы икән?.. «Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел», дигән әйтем бар бездә. Зиратларны тәртиптә тоту кебек изге гамәлне традициягә кертү мөһим. Якыннарыбызның рухы шатланып ятсын өчен яхшылык эшләргә кирәк дип уйларга урын бар бу җирдә.
Башка район авылларына күз салыйк. Атюрьево районы татар авыллары зиратларында, мәсәлән, Кыштыруда (Большой Шуструй), Аллаголда (Усть-Рахмановка) һәрвакыт тәртип. Субботник иттереп авыл халкы ата-баба каберлекләрен Тенештә җыештыралар, дидем. Ә калган авылларда һәрбер гаилә үз туганнарын кадерли һәм тирә-ягында караучысы булмаган кабер-лекләрне дә тәртиптә тоталар. Ковылкино районы Искил – Старое Аллагулово авылы зираты шулай ук һәрвакыт тәртиптә. Һәркем изге эшкә зур өлеш кертә; авылда яшәүчесе дә, ерак шәһәрләрдә торучылары да ялга килгән чакта кемдер кабер өсләрен чистарта, кемдер кипкән агачларны кисә, кемдер бөтен чүп-чарны зираттан чыгарып тора, ә кемдер - чардак буи, койма, истәлек ташы төзәтә. Шулай ук Инсар, Ельник, Кочкурово, Рузаевка районнары авыллары, Дубенка районы Ломат авылы халкы да (башка районнарда да шундый ук хәл дип уйлыйм) борынгы бабаларын хөрмәтли. Исәннәрнең кадерен белеп, үлгәннәрнең каберләрен белеп гомер итә Мордовиянең бу татар авыллары халкы.
Зират – кадерләп сакланырга тиешле изге урын. Мәңгелек йортларыбыз ерактан ук пөхтәлеге, чисталыгы белән аерылып торса, чәчәккә күмелеп утырса, нинди күркәм була; күңелләребезгә дә тынычлык урнаша, яшәргә дә рәхәтрәк була.

Наилә Насырова