Татарстанда 8-10 июль көннәрендә Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия съезды үтте. Бөтенроссия съездында Россиянең 32 төбәгеннән һәм Казахстаннан методистлар, РФнең милли мәгариф кураторлары, татар телле оешмалар җитәкчеләре, татар оешмалары җитәкчеләре, татар милли-мәдәни автономияләре җитәкчеләре катнашты. Шул исәптән, Мордовиядән җиде делегат та бар иде. Алар - мәктәп укытучылары, директорлары һәм завучы, «Якташлар» җәмгыятчелегеннән - Асия Әхмәт кызы Агишева, Светлана Равиль кызы Поташева,  Луиза Низаметдин кызы Смакаева, Сания Спартак кызы Саляева, Рима Хәмзә кызы Рахмятуллова, Халисә Сафиулла кызы Кугушева,  Тәнзилә Әхмәт кызы Утешева. Татарстан Республикасында татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар этномәдәни компонентлы мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре VII Бөтенроссия съезды пленар утырышында Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрының беренче урынбасары Илсур Хадиуллин да катнашты.
Пленар утырыштан соң, теләк белдергәннәр, татар театрын карап кайтканнар.
Икенче көнне Кукмара районында съездның күчмә утырышы үтте. Дүрт секциядә «Милли мәгариф заманча таләпләр контекстында: чакырулар, проблемалар, чишү юллары», «Баланың милли үзаңын һәм шәхесен формалаштыру факторы буларак поликультуралы белем бирү», «Заманча таләпләр кысаларында татар телен һәм әдәбиятын укытуда нәтиҗәле технологияләр»,  «Этномилли белем бирүне үстерүдә хакимият органнары һәм милли-мәдәни автономияләрнең үзара багланышлары» дигән мәсьә-ләләр яктыртылды. Моннан тыш, съезд кунаклары районның белем бирү оешмаларында да булдылар. Делегатлар Кукмарада Зур Сәрдек авылыныда гимназия һәм  «Йолдызлык», «Кыңгырау» балалар бакчалары белән танышты, кунаклар хөрмәтенә оештырылган матур концертны рәхәтләнеп карадылар. Секция утырышларында, милли мәгарифкә кагылышлы түгәрәк өстәлләрдә татар теленең бүгенге торышы турында сөйләгәннәр. Рузаевка районы Татар Пешлә урта мәктәбендә татар теле белән әдәбиятын укыткан Сания Спартак кызы Саляева:
- Һәрберебезне татар телен укыту ничек булыр, аны киләчәк буын өчен саклый алырбызмы, дигән сорау борчый. Бу мәсьәлә бүген мәктәпләрдә, гаиләләрдә генә түгел, ил күләмендә хәл ителергә тиеш, - диде ул аралашканда. – Бүген без Кукмара районында мәгариф эшенең торышы белән таныштык. Биредә күпмилләтле халык яши, алар дус-тату гомер итә, үз телләрендә белем ала. Безне кунакчыл кабул итүләре өчен зур рәхмәт белдерәбез. Без аларның уңай тәҗрибәләренә, тормыш-көнкүрешләренә сокландык.
Мордовия делегатлары оештырылган чаралар белән бик канәгать, тәҗрибә   туплап кайтулары турындагы фикерләрен аралашканда ишеттем.
10 июль көнне Казанның «Корстон» комплексында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VII бөтенроссия съезды пленар утырышында катнаштылар. Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов ана телебезнең милләтебезне берләштерүче зур көч булуын билгеләп узды. «Телне, мәдәниятне, традицияләрне саклап калуда төп рольне укытучылар уйный. Бүген җыелган һәркем татар милләте өчен җан атып яшәүче шәхесләр. Милли юнәлештәге эшләрегез өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм», - диде министр.
Ул съездның өч көн барганын әйтте. Кукмарада делегатларның милли мәгариф торышы белән танышуларын белдерде. «Халкыбызның «киңәшле эш таркалмас» дигән мәкале бар», - диде Борһанов.
Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән миристрлыгының Гомум белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Андрей Петров бүген төп сорауларның берсе туган телләрне укыту белән бәйле булуын искәртте. «Резолюцияне карадым - закон проектына карата борчылу бар. Министрлык бу сорау белән системалы нигездә шөгыльләнә. Министрлыкта эшче төркем төзелде, аңа галимнәр, мәгариф идарәләре органнары вәкилләре керде. Без кирәкле норматив документлар эшлибез. Безгә хәзер нормативны яңартырга туры киләчәк. Урыннарда эш ничек оештырылуын карыйбыз.
Бу хәрәкәттә бергә барып, карарлар кабул итәчәкбез. Без хәзер урта мәктәптә туган телләрне өйрәтү концепциясен эшлибез», - дип белдерде Андрей Петров.

Наилә Насырова