Тылсымлы сыннар янында
Басып торам,
Җанымның очышын тоям.
О, Эрьзя!
Буй җитмәс бөегебез син,
Остабыз, тылсымчыбыз!
Милләтеңне мәңгелеккә
Таныткан зур сынчыбыз!..

Мин дә эрзя, тик атамам
Юл хәрефеннән бары.
Җанга якынсың,
йөзеңдә
Абыем чалымнары...
Сыннарыңа салып куйдың
Бөек максат орлыгын...
Салдың да, гәүдәләндердең,
Син – минем горурлыгым!

Кай тарафка күз атсам да,
Исемең игелекле...
Гомер буе иҗат иттең
Акыллы мәңгелекне.
Даһилыгыңа сокланып,
Кат-кат дәшәсе килә.
Әсәрләрең рус иленә
Сүнмәс яктылык бирә.
Бөек Эрьзя!
Һәр якта да
Якты сурәтең балкый!
Иҗатың да кояш кебек,
Дөнья шикелле – бакый...
Иҗат ул – чиксез галәмнең
Кодрәтле бер бүләге!!!
Балаң кебек һәрбер сында
Тибә кайнар йөрәгең.

Син безгә сынап карыйсың
Биектән, һәйкәлеңнән...
Мәңгелеккә береккәнсең
Бөек рус җире белән...
Мин дә эрзя... тик атамам
Бары юл хәрефеннән...

Мәңгелеккә береккәнсең
Бөек рус җире белән...
Мин дә эрзя... тик атамам
Бары юл хәрефеннән...

Геннадий Гребенцов
(Ленар Шәех тәрҗемәсендә)