Тау битләреннән эшләпәләр киеп, чиләкләреңне җиләк белән тутырып кайтулары… Рәхәт тә бит! Ә буранлы кышкы көннәрдә җиләкле варенье белән чәй эчү… Анысы турында сөйләп тә тормыйм! Бүгенге көндә авыл җирендә иң күңелле мәшәкатьләрнең берсе - җиләк җыю вакыты бара. Хәлләр ничегрәк икән дип берничә авылыбыз халкына сорауларымны бирдем.
Мордовиядә җиләкле болыннар бик күп булса да, быел җиләк аз – коры көз, морозлар җиләккә зур зыян китерде. Үткән елда кулларына чиләк тотып, биш, җиде, ун кило җыйдым, дип шатланып кайткан җиләкчеләрне дә еш очратырга була иде. Быел җиләк бик аз һәм вак алар. Шуңа Мордовиянең урман якларында бу тәмлүшкә бардыр дигән өмет яши. - Гаҗәеп файдалы продукт та ул, чын шифа да. Тикмәгә генә җиләкләр ханбикәсе исемен йөртми бит ул. Һәм бу чыннан да шулай. Баксаң, җир җиләгендә Менделеев таблицасының яртысы диярлек бар икән. Җир җиләгенең файдалы үзенчәлекләре аның чын мәгънәсендә витаминнар чыганагы булуында, алар арасында беренче урынны С витамины алып тора, - дип сөйли Атюрьево районы Кыштыру - Большой Шуструй авылы кешесе Эльвира Хәйдар кызы Совешова. - Җир җиләгендә В төркеме витаминнары да бар. Җир җиләге тулысы белән - җиләкләре, яфраклары, сабак-тамырлары да дару булып саналалар. Яфрак һәм тамырларыннан отвар ясаклыйм, ә җиләкләреннән - варенье, кышка туңдырып куя идем - табигый сыйфатларын саклап кала. Нәрсә файдасы турында сөйлим, аны җыюы үзе бер рәхәтлек. Авылыбыз кешеләре дә урманда җир, каен җиләкләре җыярга ярата, мәсәлән, Рәисә Ахать кызы Тимашовабыз. Кем әйтмешли, иел-бөгел, ялкауланма, җир җиләген өз дә ал гына! Әмма ул быел юк диярлек. Иң мөһиме - җиләге белән дан тоткан күрше Торбеево районы Дракино авылы халкында да (авыллары белән шул кәсеб белән шогыльләнәләр) быел җиләк вак, аз, шуңа бәя хакта. Минем бакчамда викториям дә бик аз булды. Кышка бераз әзерләп тә, ашап та каласы килә. Бик ук куркыныч хәл түгел: бакчамдагы карлыганым, малинам өлгерә башлады; варенье да, компот та, туңдырып та куярга җитәр дип уйлыйм. Витаминнар белән сыйланырбыз.
Темник районы Тархан авылы якларында хәлләр ничегрәк дип сораштырдым. Бу авылда гомер-гомергә урманны сөеп җиләген, гөмбәсен җыярга яраткан Рәйсә Алимҗан кызы Кугушева, Альфия Равил кызы Агеева, Адилә Кәрим кызы Дулатова, Нурия Хафиз кызы Мамлеева һәм башкалар яши. Мәсәлән, тырыш, булдыклыларның берсе булган, сигез дистәсен тутырган Рәйсә апа Кугушева, Аллага шокер, бик тәҗрибәле җиләк җыючы, хәтта шул хобби белән мавыгып китә. Берүзе генә дә урман нигмәтләрен җыярга дип чыгып киткәли. Җиләк ишелеп уңа торган урыннарны аннан да оста белүче юк ахры авылда. «Урманга, басуга чыксам, бөтен авыруларым онытыла», - ди ул. Билләр авыртса да, кигәвеннәр үзәккә үтсә дә, күңел һаман җиләкле болыннарга ашкына. Шундый матур табигать кочагында җиләк җыю – үзе зур рәхәт», - дип сөйли Райсә Алимҗан кызы Кугушева.
«Шифалы яңгырлар яуды, әле җиләк җыярбыз дигән өмет белән яшибез. Әлегә кадәр юлдан үткәндә оврагыбыз тирәсенә машиналар тукталмаганмы дип күзләп йөрсәк, бүген якыным Адилә Кәримовна белән җиләк җыярга дип шул овракка барырга исәплибез», - дип сүзен йомгаклады Нурия Хафиз кызы Мамлеева. - Соңыннан җиләк бармы-юкмы икәнен белербез, шалтыратырмын, дип саубуллаштык.
Эх, җиләкле җәйләре, тагы үтеп китәсез бит инде...

Наилә Насырова