12 июльдә Россия Почтасы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәм- нәрен билгеләп үттеләр.

Хәзерге дөньяда, интернет үсешенә карамастан, кешеләр хатлар язалар, посылкаларда күчтәнәчләр алышалар, газета-журналлар алдыралар. Үзенең классик вариантында почта халыкка хезмәт күрсәтү чикләрен дә киңәйтә.
«Россия Почтасы» филиалы - Мордовия федераль почта элемтәсе идарәсенең Темников почтамты Темников һәм Теньгушево районнарында 20 почта элемтәсе бүлекчәсен берләштерә. Коллективта 112 кеше эшли. Алар - бүлек башлыклары, аларның урынбасарлары, операторлар, почтальоннар, машина йөртүчеләр. Бүлекләрдә, традицион рәвештә хатлар, газеталар һәм посылкалар китерүдән тыш, авиа һәм тимер юл билетлары, лотереялар саталар. Биредә документлар күчермәләрен ясарга, иминият хезмәтләре алырга һәм башка бик күп төрле эшләр башкарырга була.
Хезмәт күрсәтүнең барлык төрләре буенча да үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен Темниковода (начальнигы Т.А.Поколева), Иске шәһәрдә (Н.И.Голубятникова), Аксельдә (Е.А.Ежова), Урейда (Л.В.Афонина), Рус Караевында бүлекләр белгечләре яхшы күрсәткечләр белән каршы ала. Мәсәлән, Рус Караевосында Захирә Алим кызы Позднякова 2003 елдан почта элемтәсе бү- леген җитәкли. Ул көндәлек бурычларны зур җаваплылык белән башкара. Хезмәт эстафетасын 26 ел, лаеклы ялга кадәр, почтада тырышып хезмәт иткән кайнанасы Сания Харис кызыннан кабул иткән.
Почта бүлеге начальнигы һәм ике хат ташучы 4 торак пунктка хезмәт күрсәтә: Рус Караевосы, Татар Караевосы, Пушта һәм Сосновка. «Бездә 291 пенсионер яши, аларның 32се - хезмәт ветераны һәм 3се- тыл хезмәтчәне, - дип ачыклый хезмәт күр  сәтү контингентын Захирә Алим кызы. - Безнең халык «Темниковские известия», шулай ук «Мордовия хәбәрләре», «Столица С» һәм «Аргументы и факты»ны бик теләп алдыра һәм укый. Иң актив газета һәм журнал укучысы - Татьяна Ермошкина. Яратып татарча чыга торган Мордовия мәдәни-иҗтимагый «Юлдаш» газетасын укыйбыз».
Почта элемтәсе бүлегендә төрле товарлар да сатып алырга була. Аларны пенсия һәм газеталар белән бергә кайтаралар. Өлкәннәргә бу хезмәтләр ошый: алар шалтыраталар һәм өйләренә алып килергә дип заказ бирәләр.
«Газеталарны почта тартмасына салып шунда ук китәргә сирәк туры килә, - дип сүзен дәвам итә Захирә Алимовна. - Әгәр хуҗа калитка артына чыкса – туктап сәламәтлек, һава торышы, соңгы яңалыклар турында сөйләшүсез берничек тә үтми. Хат ташучы һәр кешенең нәрсә белән сулавын белә, шуңа күрә барысы да туган һәм якыннарына әверелә. Ә туганнарга булышырга кирәк! Кан басымын үлчәргә дә, коммуналь исәпләгеч күрсәткечләрен карарга да туры килә».
Тырыш  хезмәте өчен Заһирә Алим кызы күпсанлы Рәхмәт хатларына һәм Мактау грамоталарына лаек булды. Алар арасында 2010 елда табигать янгыннарын бетерүдә актив катнашканнары, 2018 елда Президент сайлауларын әзерләүгә һәм уңышлы үткәрүгә керткән өлешләре өчен дә бүләкләр бар. «Россия Почтасы»ның РМ буенча филиалы хезмәткәрләре арасында конкурста 3 нче урын өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнгән Захирә ханым. Ә 2014 елда ул «Иң яхшы почта бүлеге начальнигы» конкурсы лауреаты исемен яулый.
Рус Караево авыл җирлеге башлыгы Нюрия Абидулла кызы Позднякова сүзләренә караганда, авыл халкы Захира Алим кызын җирле хакимият органнарына депутат итеп, актив тормыш позициясе һәм кешеләргә ярдәм итү теләге өчен, тәкъдим иткәннәр. «Ул белемле белгеч һәм кешелекле кеше,- ди Нюрия Абидулла кызы Темников районы матбугаты хезмәткәренә биргән интервьюсында. - Коронавирус чорында волонтерлык белән шөгыльләнә ул. Халык аны хөрмәт итә һәм аңа ышана».

 


Наилә Насырова әзерләде