Дубенка районындагы бердән-бер татар авылы булып яшәгән Ломат авылы турында хәбәрләр язып киләбез; тырыш халкының матур эшләренә сокланабыз. Булдыра торган халык яши бу авылда. Сүземә дәлил итеп аларның бүгенге эшләре турында язарга булдым.
Беренчедән, эшне башлар өчен бүген теләк, янып йөргән оештыручы-организатор һәм һичшиксез акча булу мөһим. Әйтеп китәм, биредә Ломат авылы администрация хезмәткәрләре китереп биргәнне көтеп тормыйлар, булганын рациональ кулланып эш итәргә тырышалар. Мәсәлән, авылның һәр урамындагы юлларга ремонтны берничә ел җыелып килгән “дорожные” акчасына ясаталар. Тиздән юлларыбыз тәртиптә булыр дип оештыручыларның берсе булган Раиль хәзрәт Мусин әйтте. Бу эшне Ломат авылы администрациясе эшчеләре белән бергәләп башкаралар.
Раиль хәзрәтне без дин әхеле дип кенә белмибез: ул авылының патриоты да. Ломаттагы яңалыкларның күбесе аның көче белән башкарыла. Шулай, үсеп килүче буын вәкилләре, ягъни малайларга футбол уйнарга җайлы булсын дип, футбол мәйданы чистартуны оештырган. Бирелә дә ул эшне авыл администрациясе белән бергә башкара. Чистарту өчен бульдозер яллап эшлиләр. Тагы, Ломатка төрле җирләрдән якташлары, гаиләләре белән бергә, ялга кайтканнар; рәхәтләнеп алар да уйнасын-нар - бу Раиль хәзрәт сүзләре.
Сүз уңаеннан барчабызны борчыган сорауны да бирдем: “Ломатка төрле яктан килүчеләр вируслы авырулар алып килмәделәрме?”
- Юк, Аллага шөкер кылабыз - авылыбызда авыручыларыбыз юк, - дип җавап кайтарды хәзрәт. - Җәйге ялга авылдашларыбыз күп килде. - Бергәләшеп печәннең беренче покосын җыйдык, мул иттереп. Ломат администрациябез хезмәткәрләре тирә-яктагы үләннәрне дә чаптырды; матур, чиста, рәхәт булып китте тирә-ягыбыз.
Булдыклы халык яши бу авылда дип юкка гына әйтмәдем: җәй көне, тавык чүпләп бетермәслек эшләр белән бергә, югарыда санап киткәннәрен дә башкарып өлгерәләр. Раиль хәзрәт Мусинга килгәндә, ул һәрвакыттагыча яңа идеяләр белән янып яши. Әле бу арада, дин әхеле буларак, мәчеттә дин сабак-ларын алып барачак.

Наилә НАСЫРОВА