Җирдә матур урыннар күп. Аларның һәркайсы үз тарихын, аның үз хезмәтләре, гамәлләре белән кешеләр үзләре яза. Теников районы Ишейки авылын якташлары данлый. Аларның берсе - 30 ел «ВИСХАГИ» ны җитәкләгән Зариф Закир улы Еникеев турында сүз.
Зариф Закир улы Ишейки авылында 1932 елда крестьян гаиләсендә туа. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Аннан армиядә була. Дүрт ел Балтыйк флотында хезмәт итеп кайткач, Зариф Закир улы «Землеустройство» белгечлеге буенча техникум тәмамлый. Аннан соң, СССР Авыл хуҗалыгы министрлыгы юлламасы буенча, Урта Азиягә «Сельхозаэрофотосъемка» предприятиесенә эшкә җибәрелә.
З.З.Еникеев һәрвакыт үз һөнәренә туг-ры булып кала. Җитештерүдән аерылмыйча гына, Целиноград авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Гади техниктан проект бюросы начальнигына, ә аннан соң - кыр эшләре буенча баш белгечкә кадәр үсә. Кырык ике яшендә аңа Ленинградта «Севземкадастрсъемка»ны җи-тәкләргә тәкъдим итәләр. Ун елдан соң аңа РСФСРның Атказанган землеустро-ителе исеме бирелә.
«Сельхозаэрофотосъемка» предприя-тиесе «ВИСХАГИ» Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы аэрогеодезик эзләнүләр ин-ститутының Төньяк-Көнбатыш филиалы итеп үзгәртелә. Институт эшләгән елларда Россия һәм БДБ (СНГ) илләре территориясендә җир-кадастр, туфрак, геоботаник һәм башка карталар булдыра, җимерелгән геодезия челтәрләрен торгызуда, чирәм җирләрне төшерүдә, җирләрне планлы материал белән тәэмин итүдә катнаша, шулай ук Монголия, Ливия, Алжир, Литва, Латвия, Эстониядә картографик эшләр башкара. Бу институт белән якташыбызның киләчәк тормышы да бәйле.
«Теодолит һәм тахеометр белән (без аларны «ТТ» дип атый идек) мин шәхсән үзем бөтен Балтыйк буе һәм ярты Европаны уздым, - дип искә ала якташыбыз. - СССР һәм РСФСР белән чиктәш дәүләтләрнең административ чикләрен ачыкладык. Ул чакта без җир үлчәүчеләр идек, ә хәзер - кадастр инженерлары, әмма аның асылы шундый: без җирне тәртипкә салдык, карталар төзү өчен мәгълүмат җыйдык».
Ел саен ул Ишейкада булып, ата-аналары каберенә йөри, Искә алу кичәләре оештыра, авылда яшәүче туганнарының хәлен белешә, иптәшлә-ре белән очраша. Аның кече Ватанына мөнәсәбәте якташларына ярдәм итүендә дә чагыла. Күп кенә чыгарылыш  курс студентлары - землеустроительләр «ВИСХАГИ»да практика узалар, ә аннары бөтен Россия буенча урнашкан объектларда эшлиләр. Ул гомере буе үз эшенә бирелгән, аның үсеше белән шөгыльләнгән. Белем артыннан хәтта чит илгә дә барган.
З.З.Еникеев зур һәм бәхетле тормыш кичерә. Аның янәшәсендә һәрвакыт аның гаиләсе була. Бүген ул лаеклы ялда. Санкт-Петербургта яши.
- Миңа инде туксанынчы ел китте, - ди Зариф Закир улы. - Тик мин әлегә кадәр хезмәттәшләремә барлык мәсьәләләр буенча консультация бирәм. Уңышым-ның сере нидә дип сорасагыз - хезмәт сөючәнлектә генә дип саныйм. Моның өчен әти-әниемә зур рәхмәт. Бүген бу бик мөһим.
Темниклылар үзләренең кече Ватаннары өчен дан казанган якташлары белән горурланалар. Аны дәүләт тә югары бәяләде: җитәкче вазифасында озак еллар намуслы хезмәте өчен Зариф Закир улы Еникеев Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Халыклар Дуслыгы ордены, «За преобразование Нечерноземья РСФСР» медале, СССР ВДНХның алтын һәм көмеш медальләре һәм башка бүләкләр белән бүләкләнгән якташларыбызның берсе ул.

Наилә НАСЫРОВА