Сугышның беренче көненнән ук Дубенка районы Ломат авылыннан 300 артык кеше дошманга каршы көрәшергә киткән: шул исәптән Калимулла Сибгатулла улы Теминдяров, Абдулкадир Рәхмәтулла улы Насыров.... Аларның һәрберсе хәтердә. Булган мәгълумат, башка батырлар белән бергә, Ломат авылы музеенда саклана. Кайберсе белән сезне дә таныштырып китәргә булдым. Бу материаллар Ломат авылы музенннан алынды. Бөек Ватан сугышы башланганда Абдулкадир Рәхмәтулла улы Насыров армиядә хезмәт итә була. Алдан артиллерия училищесы үтеп, Белоруссиядәге 455нче артиллерия полкына килеп җиткән була. Бөек Ватан сугышын ул биредә каршы ала.
Бөек Ватан сугышының коточкыч икәнлеген без укып та, фильмнардан карап та, шахитларның истәлекләреннән дә беләбез. Көтелмәгән тизлек белән башкалабызга юнәлгән фашистларны җибәрмәү максаты белән, армияләрне Мәскәү тирәсенә туплыйлар һәм язма героебыз полкын Болоруссиядән Мәскәү өлкәсенә күчереләләр. Шунда каты яралана артиллерист А.Р.Насыров һәм ярты елга якын Калинин шәһәре госпиталендә дәвалана. Дәваланып чыккач, Калининдагы хәрби-политик училищесында белем ала һәм 1943нче елның августында 232нче артиллерия девизиясенә җибәрелә. Курск-Орел сугышында көрәшә; Украинаның авыл һәм шәһәрләрен дошманнан азат итә. Сума шәһәрен азат итүдә катнашкан, Украина армиясе белән бергә Днепрны кичкән, Киевны азат иткән. Шуңа дивизияләре Сумско-Киевский дип атала башлый.
Киевны дошманнан азат итүдә күр-сәткән батырлыгы өчен Абдулкадир Рәхмәтулла улы Насыров Кызыл Йол-дыз ордены белән бүләкләнә.
1944 елның августында Бөек Ватан сугышындагы Ясско-Кишинев опе-рациясендә катнаша. Ул 36 көн бара һәм 18 дошман дивизиясе юк ителә. Сумско-Киевский дивизияләре Румыния, Венгрия, Чехословакия, Австрия сугышларында катнашып батырлыклар күрсәтәләр. Дошманнан Мишкольц шә-һәрен азат иткәне өчен, Абдулкадир Рәхмәтулла улы Насыров, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Прага шәһәрен азат итүдә күрсәткән батырлыгы I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән билгеләнә. Бүләкләре арасында «За отвагу», «За боевые заслуги» дигән медальләре дә бар. Боларның кайсылары кадерлерәк дигәч, ул: «Мин тормышым, туганнарым, дусларым, халкым өчен көрәштем. Барысы да кадерле», - дигән истәлек сүзләр калдырган.
Абдулкадир Рәхмәтулла улы Насыров 1947нче елны гына демо-билизацияләнгән. Сугыштан кайткач, бер ел Дубенка райком партиясе аппаратында хезмәт иткән, аннары «Дружба» колхозы парткомын җитәкләгән, соңга күрше Неклюдово авылындагы башлангыч мәктәпне җитәкләгән һәм Ломат авылы урта мәктәбе военругы булып та эшләгән.
1951 елны ул яңадан армия кадрларына кабул ителгән һәм Военно-морской - Хәрби-Диңгез флотында политхезмәттә була. 1958нче елга кадәр Север флотында политрук буларак дивизия командиры урынбасары вазыйфасын үти.
Лаеклы ялга чыга ул һәм туган Ломатында яши башлый; йорт сала. Абдулкадир Рәхмәтулла улы тормыш иптәше Тәскирә апа белән бер кыз, бер малай тәрбияләп үстерәләр. Улы Казахстанда яши, ә кызы – Владимир өлкәсендә. Ялда да ул тик кенә утыра белмәгән: шундый тынгысыз кеше булган. Тырыш, булдыклы, дөреслекне яратучы Абдулкадир Рәхмәтулла улы Ломат авылы ветераннар Советын җитәкли, актив тормыш алып бара, мәктәп укучыларына сугыш афәте турында сөйли, тыныч тормышның кадерен белергә, сакларга өйрәтә.
Бүген янәшебездә шундый батырлар юк инде, ә без аларны мәңге хәтердә яшәтергә тиеш; Ломат авылы музеенда мәгълуматны бөртекләп саклыйлар.

Н.ХӘЛИЛ