Июньнең соңгы көннәрендә Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съезды узды.
Анда бөтен илдән 400 гә якын делегат  катнашты. Алар арасында педагоглар, мәгариф бүлекләре вәкилләре, милли мәгариф өчен җаваплы методистлар, татар телендә белем бирүче мәгариф оешмалары директорлары, милли-мәдәни автономия вәкилләре, Россия субъектларындагы Татарстан Республикасы вәкиллекләре булган. Съездда регионыбыз Мәгариф министрлыгы белгече Надежда Васильевна Салмова, «Педагог.ру 13»нең татар теле һәм әдәбияты методисты Фазия Фәрит кызы Боярова,  Ромоданово районы Белозерье урта мәктәбе директоры Эльвира Искәндәр кызы Киреева белән завучы Ләйлә Равиль кызы Манеева, Ләмберә районы Кривозерье урта мәктәбе завучы Римма Фәрит кызы Азисова, Рузаевка районы Болдово урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Наилә Идрис кызы Башмакова, Ләмберә районы Пензятка урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучылары - Равза Мокаддәс кызы Юмаева белән  Надия  Мухаррям кызы Максутова, шул ук районның Татар -Тавла төп мәктәбенннән Альфия Фатих кызы Муртазина, Черемиштән - Венера Асыйм кызы Карабанова катнаштылар.
Чараның беренче көнендә борынгы Казанның тарихи урыннарына сәяхәт кылганнар. Кичен «Авторучка» нәфис фильм караганнар. Киноның иҗат төркеме белән очрашканнар, кызыксындырган сорауларга жавап алганнар. Казан шәһәре мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында булганнар: Казанның кызлар гимназиясендә һәм «Адымнар» мәктәбендә. Кыскасы, өч көн дәвамында съездда катнашучылар күргәзмәләргә, экскурсияләргә, мастер-классларга һәм тренингларда булганнар. Панель дис-куссияләрдә укытучылар педагогик эш-чәнлек тәҗрибәсе белән алмашканнар.
Равза Мокаддәс кызы Юмаева, Ләмберә районы Пензятка урта мәктәбе укытучысы чарадан алган эмоцияләре белән уртаклашты: «Корылтайда Татарстанның беренче һәм бүгенге Президентлары катнашулары, корылтайның тирән эчтәлеге - телне, гореф-гадәтләрне саклау тәҗрибәсе тирән тәэсир итте. Матур оештырылган чарада, киләчәктә эшебездә кулланыр өчен, төрле материаллар алып кайттык».