Рузаевка районы Татар Пешлә авылында булып кайттым. Җәй, табигать матур, көннең һава торышы да күңелләрне күтәрә иде.Командировкамны уңышлы йомгаклыйм дигәндә тагы очрашу - матур гаилә, хезмәт яраткан кешеләр белән булды. Ул – Пешлә авылының Садовая урамында гомер итүче Саитовлар гаиләсе.
Белгәнебезчә, ел саен 8 июль көнне илебездә Россиякүләм Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Беренче тапкыр әлеге бәйрәм гаилә елы дип 2008 елда үтте. Исегезгә төшерәбез, Халыкара Гаилә көне ел саен 15 май көнне билгеләп үтелә. Шул уңайдан тагы бер матур гаилә турында язарга булдым. Гаилә -һәр кешенең таяныр ноктасы, ә гаиләнең татулыгы -ир белән хатынның иҗат җимеше. Җылы учагың, сагынып көтәр пар канатың, юатучың булса, тирә-ягыңда балаларың бөтерелеп йөрсә, синең җаның тыныч. Танышканда Рәшидә Мусалим кызы Саитова шундыйларның берсе дип тоелды. Һәм чыннан да шулай.
Рәшидә Мусалим кызының тормыш иптәше Саитов Адель Хусаин улы гомере буе Рузаевка тимер юл челтәрендә машинист булып хезмәт итә. Туган җирендә үз нигезеңне булдыру гаиләнең ныклы булуын исбатлый. Ирле-хатынлы Саитовлар да әнә шулай икесе дә тырыш, уңган, булдыклы кешеләр. Алар бергә дус-тату яшәп ике бала тәрбиялиләр. Алар өйләнешеп, тормыш коруына да берничә дистәдән артык гомер узып киткән инде. Ирле-хатынлы икәүләшеп хезмәтләреннән ямь табып, дәрт алып яши. Үз көчләре белән тырышып, зур, якты йорт салып чыгалар. Ихата тутырып мал асралуы, бакчадагы җиләк-җимеш муллыгы да биредә җиң сызганып, тир түгеп, тырышып гомер итүче  гаилә яшәвен исбатлый. Халык телендәге “Ир уңса – хатыннан, хатын уңа – ирдән” дигән әйтем дә бу гаиләгә төбәп әйткән сыман. Ә Саитовлар икесе дә бер-берсеннән уңган. Алар аңлашып, бер-берсенә юл куешып, тату гомер итә.
Җитез, уңган хуҗабикә Рәшидә Мусалим кызы Саитова 40 ел кулинария кибетендә сатучы булып эшләгән. Бүген лаеклы ялда. Кибетче һөнәрен җиңел эш дип уйлаучылар бар: алай түгел икән шул. Калькуляторы кулында булса да, кибетчегә бит әле зиһен, чаялык, җитезлек, сабырлык та кирәк. Ялгыш санап «өстеңә чыгуы» да ихтимал. Кешеләр белән аралаша белергә дә тиешсең. Менә шул сыйфатларны үзендә булдырып, тырышып хезмәт иткән Рәшидә сатучы. Һәр нәрсәгә теләк, тумыштан килгән сәләт кирәк шул. Шул ук печенье - пирожки сату өчен дә…
Гаиләдә Рәшидә тыныч холыклы, оста куллы хуҗабикә, яраткан балаларына җан атып торучы ягымлы, назлы әни, ә тормыш иптәше өчен сөйкемле, уңган хатын да, зур терәк тә. Тату гаиләдә балалар да зирәк, эшсөяр булып үсә. Менә инде тугыз елдан артык Рәшидә Мусалим кызы Саитова ике улы, ике килене, оныклары белән бергә, бер йортта гомер иткән кеше. Наиль улы, Рузаевка тимер юл вокзалында дежурный булып эшли. Хатыны Галия – балалар бакчасында тәрбияче. Оныгы Альмирга 6 яшь. Икенче улы Ринат, тормыш иптәше Эльвира (шәһәр администрациясе хезмәткәре) белән әле генә Рузаевка шәһәрендә квартир алып яши башлаганнар икән. Әлегә кадәр алар да әни-әтиләре белән бергә яшәгәннәр. Шулай итеп, бер йортта өч гаилә тату яши алган һәм ала! Бүген актуаль мәсьәләләрнең берсе булган кайнана белән килен проблемалары аларда юк. Бу яктан да гаилә уңдырган.
Рәшидә Мусалим кызына эшкә мәхәббәт туган гаиләсендә өйрәтелә. Әнисе - Раисә Закировна, Татар Пешләсенең алдынгы “Россия” колхозында ярты гасырга якын сөт сава, шул ук вакытта балалар тәрбияли, өй  җыештыра, мал-туар асрый. Гомере буе Пешләдә яшәгән Раисә Закир кызы Чугуновага тиздән 84 яшь тула.Матур яшәп матур гомер итә ул. «Без барыбыз да бер тирәдә, Садоваяда яшибез. Без дигәнем, ике сеңел, ике брат (беребез бакый дөньяга күчте)  һәм әниебез”, - ди Рәшидә ханым туган гаиләсе турында.
Татар халкына хас булган кунакчыллык Рәшидә ханымда да: ул чәй эчәргә кыстады. Әмма татар авылы йорты капкасы алдындагы диванда, саф һава сулый-сулый, авыл хәлләре турында сөйләшеп утыруны хуш күрдем мин. Без аралашкан арада яныбызга якынлашкан бер карчыкны күрдем һәм бу авылга хас шундый диалог ишеттем. Рәшидә ханым әбине күргәч:
- Тетя Аня, здравствуйте, за хлебом ходили?
- Да, Рашидя. Здравствуйте! У меня к тебе одна просьба есть: вот мой долг отдай нашей соседке, когда увидишь. Я никак не встречусь с ней.
- Да сама отдаш.
-А какая разница – ты или я отдам?
Мин бу сүзләрдән соң бер нәтиҗә ясадым: бу авылда төрле милләт халкы дус, бер-берсенә ышанып, ярдәмләшеп яши, икән. Дуслык турындагы сүзләрдән соң яшәү шартлары темасын күтәрдек.
- Татар Пешләсе авылыбызда яшәве дә уңай: өйләргә үзәк водопроводтан су кертелгән, асфальт юллар, мусор баклары...шәһәрдә торган төсле яшибез. Ә Рузаевка шәһәре – урамыбызның икенче башыннан башланып китә, - ди әңгәмәдәшем Рәшидә ханым. – Хуҗалык эшләре белән шогыльләнергә шартлар бар. Каз-үрдәк күпләп асрыйм. Моңа артыбыздагы Пешлә елгасы уңайлы.
Авыл хәлләре, гаилә тормышы турында сүз алып барганда, мин кисәк кенә традицион сорау бирдем Рәшидә Мусалим кызына: “Сез гаиләгезне бәхетле дип саныйсызмы?” Бераз уйланып торгач: “Безнең йорт - безне саклаучыбыз, җылы учагыбыз. Анда һәрвакыт туры юл күрсәтүче, шәфкатьлелек орлыкларын иңдерүче, үзара мөнәсәбәтләрне җайлаучы ялкын булырга тиеш. Гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләр бер-береңә мәхәббәт, ышаныч, үзара аңлашуларга нигезләнә. Бары шул чакта гына гаиләдә һәркем үзен чын мәгънәсендә бәхетле итеп тоя ала”, - ди Рәшидә Мусалим кызы Саитова.
Менә шулай матур, бердәм һәм тату гаилә булып Татар Пешләсе авылында гомер итә эшчән Саитовлар.

Наилә Насырова