Якташыбыз, атаклы татар шагыйре Һади Такташка һәйкәл Казанның Марсель Сәлимҗанов һәм Һади Такташ урамнары чатында, Кабан арты мәчете янында урнаштырылган.
Аның тантаналы ачылышы булмады, тирә-ягы да әлегә тәртипкә китереп бетерелмәгән. һәйкәл авторы Асия Миңнуллина. Иң яхшы эскиз проектына ябык бәйге 2012 елны үткәрелгән һәм бүгенге һәйкәл авторы эше эскиз проекты комиссия тарафыннан тулаем хупланып кабул ителгән. Ә бу һәйкәл моннан 3-4 ел элек әзер булган булса да, быел гына урнаштырганнар.
Һәйкәлгә урын сайланганда бу җирдән Һади Такташ урамы башлануы – төп фактор булган дип аңлаталар.