Матбугат йортында регионыбыз хәрби коммисариаты вәкилләре, Мордовия Республикасы хәрби комиссары Игорь Валерьевич Тихомиров җитәкчелегендә, брифинг үтте. Ул «Яз башы - 2018» темасын ачыклануга багышланды.
- Беренче апрельдән 18-27 яшьлекләрне чакыру компаниясе эшли башлады. Саранскта 2018 ел Бөтендөнья футбол чемпионаты үткәнгә, эшебезгә коррективлар кертелде: Россия Федерациясенең Кораллы Көче сафына хезмәткә чакыру саны азайтылды. Яз башы армиягә чакырылырга тиеш 600 яшүсмер (планны тутырдык) озатылды. Калганнары көз көне, беренче октябрьдә озатылачак, - ди Мордовия Республикасы хәрби комиссары Игорь Валерьевич Тихомиров. – Яңалыкларга килгәндә, «2017елның 29 декабреннән «О воинской обязанности и воинской службе» №444-ФЗ Федераль закон белән үзгәртүләр кертелгән. Армия сафында хезмәт итәргә теләп тә, әлегә кадәр саулыклары буенча хәрби була алмаганнар, саулыгын 27 яшькә кадәр төзәткән егетләр, медицина тикшерүе үтеп, солдатка алынырга хаклы. Шулай, яз башы призывында саулыгы начар булу белән бармый калган ике кеше, медицина освидетельсвованиесе үтеп, армиягә хәрби хезмәткә алындылар, ди хәрби комиссар. - ДОСААФ белән бергә 170 кеше машина йөртүче һәм стрелок-парашютистлар әзерләп җибәрдек. Санкт-Питербург белән Екатеринбугтагы фәнни ротага ун кешене юлладык. Ике призывник спорт ротасында хезмәт итә. Альтернатив хезмәт бик ук модада түгел, әмма берәү Саратов өлкәсендәге интернат йортта санитар булып хезмәт итә.
Тагы бер яңалык. Беренче тапкыр 30 июньдә хәрби экипировка буенча акция үткәрдек. Алдагы елларда да үтәр дип уйлыйм».
Призывникларның сәламәтлеге турында Виктор Александрович Якушкин, хәрбиләрнең саулыгын тикшерү комиссиясе рәисе, сөйләде. Армиягә чакырылучыларның, алдагы елларда төсле, аш казаны, эндокрин системасыһәм артык тазару авырулары хуҗалык итә дип әйтте.
Мордовиядә контракт буенча хезмәткә сайлау пункты җитәкчесе Виктор Владимирович Валенцов болай дип сөйләде: «Мордовиядән контракт нигезендә 2 ел хезмәт итүче бер кеше. Контракт хезмәтендәгеләргә тиешле социаль пакет исә офицерларныкы кебек үк; яшәү шартлары югары. Яңалык - һәр атна А.С.Пушкин паркында экипировка күргәзмәсе оештырабыз һәм патриотлар темасына кинофильмнар түләүсез күрсәтәбез. Чәй белән дә сыйлыйбыз. Рәхим итегез».
Хәрби хезмәттән качып йөрүчеләр турында да сүз булды. Барысыннан бигрәк күрше регионнарга эшкә китеп, бу турыда хәрби комиссариат бүлегенә хәбәр итмичә кыенлык тудыралар. Быел «уклонистлар» саны - 700. Боларны юридик яктан «уклонистлар» дип  әйтеп тә булмый,- ди Мордовия комиссары. - Чакыру комиссиясен үтеп чакыру алган, әмма чакыру пунктына килмәүчене шулай атыйлар.
Хәрби хезмәт үтү - һәр егетнең изге бурычы ул. Чын егет авырлыклар алдында куркып калмаска тиеш. Армиядән чыныгып, чын ир-егет булып, тормышны аңларга, кыенлыкларны җиңәргә өйрәнеп кайтканнарга көндәлек тормышта очраган проблемаларны чишү барыбер җиңелрәк, дигән теләкне ишеттерде Мордовия хәрби комиссары.
Тагы журналистлар кызыксынып биргән сорауларга җаваплар алынды. Алар арасында безнең команда белән разведкага барыр идегезме дип И.В.Тихомировтан сорагач, «барыр идем!» дип җавап кайтарды.

Наилә Насырова