Мордовиядә агросәнәгать комплексы өчен иң мөһим вакыйгаларның берсе - сөрү буенча VIII Россия Ачык чемпионаты булды.
Россия чемпионаты кысаларында профильле уку йортлары укучылары арасында җир сөрү буенча республика конкурсы узды. Финалда иң яхшы сабанчы булу хокукы өчен Юлия Янбухтина көрәште һәм җиңде.
Темниково районының Татар Акашево авылында туган кыз I урынны яулады! Республика сабанчылар конкурсына йомгак ясау көнендә Юлиягә икеләтә бәйрәм булды: иртәдән рес-публика башлыгы Владимир Волков аны конкурс җиңүчесе буларак котлады, ә берничә сәгатьтән соң Республика йортында ветеринария фельдшеры белгечлеге буенча Краснослободск аграр колледжын бик яхшы билгеләренә тәмамлаган буларак диплом тапшырды. - Дөресен әйткәндә, мин үзем җиңәрмен дип көтмәгән идем, - ди «Темников яңалыклары» газетасына биргән интервьюсында. Әмма әти - әниләр миңа ышанды. Әтием мине иң яхшы сабанчы булачакмын, дип тә әйтте (Янбухтиннарның шәхси хуҗалыгында җир эшкәртү өчен тракторы белән комбаины да бар. Юлия балачакта ук техниканы бик яраткан һәм йөрткән. Аның экскаваторчы категориясе белән тракторчы-машинист хокукы да бар). Миңа зур һәм көчле авыл хуҗалыгы техникасы белән идарә итү ошый. Димәк, хоббием миңа җиңү китерде. Мин хәтта көллияткә дә механизатор булып керергә теләгән идем, тик киңәшләргә колак салдым. Укуымны дәвам итәргә уйлыйм, шуңа Н.П.Огарев исемендәге МГУның ветеринария факультетына укырга керергә ниятлим.
Ярышта Юлия Янбухтина тест нәтиҗәләре буенча сайлап алу турын узды һәм егетләр белән беррәттән зур ярышларда катнашып җиңде. Башта бәйге колледж эчендә үткәрелде. Имтихандагы кебек барысы да: теория, аннары МТЗ-82 практикасы. МТЗ-12-21дә барлыгы җиде ир бала һәм өч кыз Мордовиянең иң яхшы яшь җир сөрүчесе булу хокукы өчен көрәште. Барлык этаплары нәтиҗәләре буенча Юлия шунда ук лидерлыкка чыкты. Шулай итеп көллиятне тәмамлаган кыз һәм булачак ветеринария табибы җиңүче булды.
Әйтеп китәргә кирәк, Чемпионат ярышларында илнең 45 төбәгеннән 58 җир кишәрлеге үз осталыкларын күрсәтте. Пенза өлкәсеннән Сергей Захаров җиңүче булды, ул Россия чемпионы исемен алды һәм төп приз - Киров К- 424 тракторы белән бүләкләнде. Илнең иң яхшы сабанчысы АКШта августта узачак Дөньякүләм чемпионатында да Россия данын яклаячак.