Мордовия республикасы мәгариф министрлыгы карамагында сәләтле балалар өчен 16нчы  тапкыр «Яшә, туган тел!» этномәдәни регионара ял лагере эшли. Балалар Краснослабодск районындагы «Сивинь» җәйге лагерь базасында ял итәләр.
Мордовия мәгариф Министрлыгы баш белгече Надежда Васильевна Салмова белән аралашканда: «Рус, мордва һәм татар халыкының телен өйрәнү теләге булдыру, тарихына кызыксыну уяту, халыкларның милли-мәдәни үзенчәлекләрен саклау, дуслыкны ныгыту, сәламәт яшәү нигезләрен формалаштыру – балалар өчен оештырылган «Яшә, туган тел!» дигән этник лагерьнең максаты. Быел бу лагерьдә Мордовиядән, Татарстаннан, Башкортстаннан, Владимир, Пенза, Ульян, Мәскәү өлкәләреннән туган теле, әдәбияты олимпиадаларында җиңүчеләр, туган теле һәм мәдәнияты буенча төрле конкурсларда, фольклор төркемнәрендә катнашкан балалар ял итә. Алар белән бергә лагерьның этномәдәни программасында Мордовия республикасы югары квалификацияле педагоглары һәм чит регион балаларын алып килгән укытучылар да актив катнаша.
Гадәт буенча алар өчен, тел үзенчәлекләрен исәпкә алып, өч отряд оештырылды: мукшы, әрзә, татар милләтле балалардан торган. «Яшә, туган тел!» җәйге этномәдәни балалар лагерендә 20 көн дәвамында төрле мероприятияләр уздырыла, киң ял итү программалары да каралган. Татар группасы белән дүртенче ел беррәттән уңышлы Ләмберә районы Черемиш гомуми төп мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фазия Фәрит кызы Боярова эшли».
Быел татар милләтле балаларыбыздан Ләмберә районы Черемиш авылыннан - Тимерлан Карабанов, Диана Зинченко, Дарина Маринова, Динар Чураков, Ләмберәдән - Азамат Бояров, Рузаевка районы Татар Пешләсеннән - Алина Биксаляева белән Сабина Касимова бу ял лагерена килделәр.
- Балалар лагерьда булу белән бик канәгать. Күңелсезләнергә вакыт юк, ял программасы тыгыз; алар бер-берсе белән аралашалар, бергәләп ял вакытларын үткәрәләр, төрле чараларда һәм мастер-классларда рәхәтләнеп катнашалар. Мәсәлән, мин үткәргән мастер-классларда татарлар гына түгел, мордва һәм рус  милләтле балалар да татар җырларын җырлыйлар, биюләрен бииләр. Тагы шуны әйтеп китәсем килә: биредә милли билге буенча бүленеш юк, - дип сөйли Фазия Фәрит кызы Боярова. - Шулай ук мордва биюләрен татарларыбыз рәхәтләнеп бии. Иң мөһиме, балалар барысына да янәшәдә яшәүче халыкларның теле, гореф-гадәтләре белән кызыксыналар.
Программабыз тыгыз. Үткән атнада Наровчатта экскурсиядә булдык, уникенче июльдә Мордовиянең атказанган язучылары белән очраштык, барлык балалар белән бергәләшеп «Сабантуй» үткәрергә әзерләнәбез, - дип эш планы белән таныштырды Фәрит кызы Фазия.  
Алда әле балаларның тагын берничә көн актив танып-белү ялы бар. Алар күтәренке кәеф белән ниндидер яңа һәм кызыклы нәрсәләр белән танышу өчен һәр көнне көтәләр. «Сивинь»дә, сәләтле балалар өчен оештырылган этномәдәни лагерендә, ял итүчеләр туган якларын, аның тарихын тирәнтен үзләштереп, өйләренә сәламәтлекләрен ныгытып, мәдәни баеп, күп кенә дуслар булдырып кайтачаклар.

Наилә Насырова