Изге бәйрәмебез – Корбан гаете Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә билгеләп үтелүче бу көн быел 20 июльгә туры килде. Сишәмбегә каршы төндә мәчетләрдә иң элек бәйрәм вәгазе сөйләнде. Ул иртәнге дүртенче яртыда башланды. Иртәнге дүрттә Гает намазы укылды.
Коронавирус белән бәйле вазгыятьне истә тотып, гает көнне мәчетләргә күп дигәндә 100 кеше генә керде. Калганнар исә бәйрәм намазын урамда укыды. Бу хәбәр шәһәр һәм зур авыл мәчетләренә кагыла. Ә хәзер, Мордовиядәге мөсел-маннарыбыз һәр бәйрәм алдыннан, башка чакта да зиратта яткан кардәшләренең каберлекләрен җыеш-тырып торалар, догасын укыйлар һәм гает көннәрендә туганнары яткан изге урынга барып кайталар. Ә менә бәйрәм алдыннан бигърәк тә. Шулай, Кадошкино районы Большие Поляны авылында зиратның эчен тулысынча тәртипкә Рафик Әхмәт улы Долотказин, Ринат Равил улы Долотказин, Равил Хәсән улы Зайкин, Рәшит Шәүкәт улы Зайкин китергәннәр; юллардан үләннәрне чапканнар, комачаулаган зур-зур агачларны кисеп машинага тутырып зираттан чыгарып ташлаганнар һәм башка шундый эшләрне, субботник үткәнен көтмичә, башкарганнар.  
Ярдәмчел, шәфкатьле, игелекле, үз авылын чын күңелдән яраткан татарларыбыз булганга, дөнья ямләнеп китә. Тагы бер мисал. Күптән түгел Темников районы Зур Татар Караево авылына алып баручы юлның уң ягында кызыл кирпечтән төзелгән корылма барлыкка килә: мөселман ярымайлары булган таш баганалар, аның уртасында - авылның исеме һәм кунакларны татар һәм рус телләрендә сәламләү язылган. Авылның символы – алгы аякларына күтәрелгән атлар бик нәтиҗәле күренә. Әлеге конструкция өчен мәйданчык бетонланган һәм тротуар плиткасы белән дә түшәлгән.
Бу эш үз авылын ихластан яратучы Халил Равил улы Кичемасовның. Биредә аның бабасы, әтисе, ул үзе һәм аның балалары туган. Аның кая да булса китәргә дип беркайчан уйлаганы да булмаган. Кайда туган, шунда кирәк тә булган. Аңа 35 яшь. Аның үз гаиләсе, хуҗалыгы бар.
Авылга керү урынын тәртипкә китерү күңелнең гүзәл мизгеле. Һәм Халил Равил улы моны чын күңелдән, киң колач белән үз акчасына башкарган. Һәр төс монда эчтәлеккә ия. Мөселманнар өчен кызыл - изге, магик, зур тормыш көче булган төс дип санала. Яшел - тере табигать төсе. Алтын дан, уңыш, байлыкны символлаштыра.
Игелекле, шәфкатьле, михербанлы эшләр башкарыйк, дуслар!

Н.ХӘЛИЛ