Беренче тапкыр “Ел гаиләсе” бәйгесен РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, Авыр хәлдә калган балаларга ярдәм итү фонды белән берлектә, 2016нчы елда оештырган. Конкурсның төп максаты - гаиләнең дәрәҗәсен күтәрү, гаилә кыйммәтләрен саклау. Үткән ел бәйгедә Россиянең 79 төбәгеннән 294 гаилә катнашкан. Җиңүчеләрне 5 номинация буенча ачыклаганнар: «Күп балалы гаилә», «Яшь гаилә», «Авылда яшәүче гаилә», «Россиянең алтын гаиләсе», «Гореф-гадәтләрне саклаучы гаилә». Рузаевка районында әле генә “Яшь гаилә – 2021” конкурсына нәтиҗә ясалды. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә “Яшь гаилә – 2021” конкурсының финалы булды. Җиңүчеләре - Новиковлар гаиләсе: Айсылу, Иван һәм аларның кызлары Азалия. Шулай ук “Тамашачы симпатиясе” номинациясендә - беренчеләр.
Мин Айсылу турында бераз язмый булдыра алмыйм, чөнки аны татар теле һәм әдәбияты предметлары буенча олимпиадаларның республика турларындагы җиңүчеләр рәтендә күрә идем. Якташыбыз Шәриф Камалга багышланган Юбилей кичәләрендә Айсылуның татар биюләрен матур биюен күргәнем бар иде, Мордовиядә үткән “Татар кызы - 2018” конкурсы финалисткасы да ул; бер сүз белән әйткәндә – төрле яктан сәләтле шәхес. Ә бүген үзе укыган Татар Пешләсе урта мәктәбендә, МГПУ (элекке М.Е.Евсевьев исемендәге педагогия институты) тәмамлап, рус теле һәм рус әдәбияты предметлары буенча укучыларга белем бирә. Бу бәйгенең район этабы турында мәктәп сайтында күрә. Өйгә кайткач, гаилә киңәшмәсендә бу яңалык турында сөйләгәч, тормыш иптәше Иван Иванович бер дә икеләнмичә: “Әйдә, катнашабыз”,- ди. Шулай конкурска документлар кабул итүнең соңгы көнендә (16 июньдә) гариза язып җибәрәләр. Бер көннән соң алар ярышның беренче этабы булган фотосессия үтәргә тиеш булалар. Фотокорреспондент белән җюри әгъзалары өйләренә килеп бу турны үткәрәләр. Гаилә башы рус милли киемнәреннән, Айсылу - татар милли киемендә, ә кызлары Азалия – рус күлмәге, татар түбәтәе киеп төшкән фотолар конкурсантлар арасында “Тамашачы симпатиясе” призына лаек булалар.
- Икенче этапта – кулинарлар осталары арасында, мин татар өчпочмагыбызны      пешердем һәм аның тарихи нечкәлеклә-рен сөйләп бирдем. Ә өченчесендә - социаль челтәрләрдә милли гореф-гадәтләр турында язып куярга кирәк иде, - дип сөйләп китте Айсылу Айса кызы.  
Әйтеп китәргә кирәк, Новиковлар гаиләсендә Ураза, Корбан бәйрәмнәрен, Пасхага йомыркалар буяу, кулич пеше-рүләр – уртак.
Конкурсның тагы бер этабы – мифик образлар белән кул эшләрен башкару. Ягъни, кул эшләре проектларын яклау. Биредә Айсылу Айсеевна, Юлия Амигуруму алымы белән домовой Кузьма белән кызлары Диананы Су анасы белән бергә кушып, уртак образлар тудырган мастер-класс үткәргән.
- Миңа конкурста катнашырга бик ошады, республика этабы булса, һичшиксез катнашачакбыз. Тормыш иптәшем дә шул ук фикердә.
- Айсылу, син барына да ничек җитешәсең; яшь гаиләң, кечкенә балаң, эшең, конкурс... Айсылу Новикова соравыма болай дип җавап кайтарды:
-Тормышта кадерле әниемә, Эльвира Рәсимовнага,  бик рәхмәтле мин; башта мине тәрбияләп үстерде, ә хәзер, кечкенә Азалиямне тәрбияләргә булыша. Чөнки балама бер яшь тулганчы ук мәктәпкә эшкә чакырдылар.
Унышлар алдагы тормышыгызда көтсен дигән теләк белән аралашуыбызга нокта куелды.

Наилә НАСЫРОВА